Эшче кадрлар учагы җанланды
Беренче сентябрьдә педагоглар, агротехникум студентлары, әти-әниләре Белем көне уңаеннан актлар залына җыелдылар. Директор Мансур Мәннанов барчасын да яңа уку елы башлану белән котлады һәм уку йортының алда торган бурычлары, планнары белән таныштырды.
“Педагогик коллектив тулысынча сакланды, безнең студентларыбыз сыйфатлы һәм тиешле дәрәҗәдәге белем алалар, укуда, профессиональ, мәдәни һәм спорт юнәлешләрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Хәзерге вакытта техникум бинасын төзекләндерү эшләренә әзерлек бара. Быелгысы уку елында да без югары үрләр яуларга тиешбез”,- диде ул.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Рашат Хәбибуллин Илдар Таҗетдинов исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны котлап чыгыш ясады, уңышлар теләде.
Агротехникум студентларына район азык-төлек идарәсе дә зур өметләр баглый. Чөнки, хәзерге вакытта район яшь механизатор кадрларына мохтаҗлык кичерә. Район идарәсе начальнигы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин белдерүенчә, авыл хуҗалыгы оешмаларына эшкә урнашкан очракта яшь механизаторларга бер тапкыр 150 мең сум күләмендә акча бирелә. Быелдан башлап аларның һәрберсенә республика бюджетыннан хезмәт хакларына ай саен өстәмә 7 мең 500 сум акча каралган.
Агротехникум директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлфия Галимова һәм уку-җитештерү эшләре буенча урынбасары Люция Дубровина аерата уңышларга ирешүче студентларны бүләкләделәр. Уку йорты тормышында “кайнаган” студентлар транспорт гранты отарга мөмкиннәр. Узган уку елында беренче курстан өч студент 6 мең сумлык грантлар алганнар. Бу көнне “Ел уңышлары” конкурсында югары нәтиҗәләр күрсәткән Илфар Ризвановны да котладылар. Ул “Иҗади шәхес” номинациясендә җиңүче һәм финалда катнашучы булды.
Һәр елны агротехникум студентлары “Татарстан студентлары лигасы” уку форумында катнашалар. Җәйге каникуллар чорында алар Югары Ослан районындагы җәйге лагерьга баралар һәм үзләренең осталыкларын күрсәтәләр,
Милена Зәйнуллина, Айзилә Зәйнуллина, Артур Дубровин, Ислам Садыйковларга җәйге чорда эшләгәннәре өчен “Слобода” кафесы, “Масловский” хуҗалыгы, “Володин” фермерлык хуҗалыгы һәм агротехникум җитәкчелеге Рәхмәт хатлары, бүләкләр һәм акчалата призлар тапшырдылар.
Көн тәртибе белән танышканнан соң студентлар укытучылары белән кабинетларга таралдылар. Ашханәдә аларны кайнар аш, ә аннан тулай торакка урнашу көтә иде.
Яңа уку елы башланды. Ул агротехникум өчен уңышлы ел булсын иде дигән теләктә калабыз.
Таңсылу Минһаҗева.
фотоspmag.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа