Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өеннән качып чыгып киткән 14 яшьлек кызны Казанда тапканнар

Башкортстанда өеннән китеп, юкка чыккан тугызынчы сыйныф укучысын Казанда тапканнар. 14 яшьлек кыз исән-сау, дип яза РИА Новости. Кызны хокук сакчылары Татарстан башкаласы вокзалында тапкан һәм Казандагы туганнарына тапшырган. Аны алмага Башкортстаннан әти-әнисе юлга чыккан. "Татар-информ" билгеләп үтүенчә, Башкортстанның Учалы районындагы бер бистәдә яшәгән кыз бала дүшәмбедә югала. Бу хакта...

Башкортстанда өеннән китеп, юкка чыккан тугызынчы сыйныф укучысын Казанда тапканнар. 14 яшьлек кыз исән-сау, дип яза РИА Новости. Кызны хокук сакчылары Татарстан башкаласы вокзалында тапкан һәм Казандагы туганнарына тапшырган. Аны алмага Башкортстаннан әти-әнисе юлга чыккан.

"Татар-информ" билгеләп үтүенчә, Башкортстанның Учалы районындагы бер бистәдә яшәгән кыз бала дүшәмбедә югала. Бу хакта полициягә кичә хәбәр ителгән. Тикшерү барышында аның Уфага китү мөмкинлеге карала. Тикшерүчеләр, дөрестән дә, кызның Уфа тимер юл вокзалында Мәскәүгә билет сатып алуы һәм берничә сәгатьтән аны кире тапшыруын ачыклый.

Хәзер хокук сакчылары кызның өйдән чыгып китү һәм Уфадан Казанга килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

http://matbugat.ru/news/?id=19704
фото Mota.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев