Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

"Энҗе бөртекләре, җәүһәр ташларына тиң" ,- диләр алар турында

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында мөслимәләр катнашында "Иман нуры бөрки хатын-кыздан, көч алганга Ислам диненнән" исемле чара үтте.  Ул туган төбәгебез халкы тарихын өйрәнү, район халкына хезмәт итеп тирән хөрмәт казанган абыстай, мөгалиммәләребез тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан оештырылды.

Чара шамаилләр күргәзмәсе белән башланды. Күргәзмәдә бүгенгесе көндә  райондашларыбызның йортларында буыннан-буынга сакланып килүче 20гә якын шамаил тәкъдим ителде. Һәрберсенең үз тарихы, кыйммәте билгеләнеп, мәгълүмат рәвешендә җиткерелде. Күргәзмә чарага килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.
- Районда мөслимәләр берлеге оешкач, күп кенә эшләр башкардык, чаралар оештырдык. Кабак бәйрәме, мөнәҗәтләр кичәсе, “Кием күңел көзгесе” кичәләре бик матур узды. Илдә пандемия башлану белән очрашулар, кичәләр тукталып торды. Бүген шамаилләр күргәзмәсе ясау, районыбызның хөрмәтле абыстайларын барлап чара оештыру насыйп булды. Әлеге чараны оештыру нияте күңелемдә күптәннән йөри иде. Һәрбер авылның иң абруйлы, гореф-гадәтләрне, дини йолаларны үтәп яшәүче абыйстайлары бар. Иң беренче Балык Бистәсеннән эзли башладым. Минҗамал әби Гадиева Балык Бистәсенең беренче абыстае булган. Ул бирегә Кече Әшнәк авылыннан килеп урнашкан. Сиксәненче елларда без районга күчеп килгәндә, районның бик абруйлы кешесе  иде. Коръән ашларына аны көтеп торалар иде. Яншык авылыннан Тәнзилә Каюмова апа да оста абыйстайларның берсе, иң хөрмәтле кеше булган. Әлеге остабикәләребез турында кичәдә сөйләп үтәбез. Бүгенге көндә армый-талмый дин юлында хезмәт итүче абыйстайларыбыз кичәдә катнаша. Шундый хөрмәтле кешеләр Яңа Арыш авылыннан килделәр. Әби-бабайлары, әти-әниләре, Ибраһим бабай кызлары Гөлсинә апа белән Гөлфирә апалар бик данлыклы мулла нәселеннән. Бүген дә династия нәселләре дәвам итә”,- дип аңлатып үтте Иделия Мәхмүтова.
Чараны алып баручы Гөлия Кәримуллина ачып җибәрде. Аннан сүз Татарстан Республикасы мөслимәләр берлегенең Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе Иделия Мәхмүтовага, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафинага, район Үзәк мәчете имам-хатыйбы Хәмит Идрисовка бирелде.
Килгән кунаклар да чыгыш ясадылар.  Флера Сафина Минҗамал Гадиева турында сөйләп узды. Гөлсинә Хәйретдинова сөйләгән кыйсса, Зәйтүнә апа Сафина башкаруындагы мөнәҗәт, Разыя Шакирҗанова чыгышы, Эльмира Сибгатова башкаруындагы шигырь һәркемнең күңеленә хуш килде. Чарада Казан шәһәреннән кайткан кунаклар Розалия Хәйруллина һәм Ләйсән  Рамазанова катнашты. Алар бабаларының истәлек дәтәрләрен “Туган якны өйрәнү” музена тапшырдылар. “Минем бабам Шәйһимардан Минһаҗев  Олы Әшнәк авылында 1903 елда туган, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Аннан исән-сау әйләнеп кайткан һәм гаиләсе белән Казан шәһәренә күчеп киткән.  Бик укымышлы, гыйлемле кеше булган, дип уйлым. Матур шигырьләр яза торган булган. Әбием белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр”,-дип сөйләде Розалия апа.
Кичә ахырында катнашучылар уй-хисләре белән бүлештеләр. “Кичә бик күңелле узды. Чыгышлар матур булды. Исәнлектә яшәп, кабат очрашулар язсын. Мондый чаралар ешрак оештырылсын”,-дип теләкләрен җиткерде Нурзидә Ногманова. “Зур мәгънәгә ия кичә булды. Миңа бик ошады. Күргәзмә дә бик матур оештырылган. Кечкенә чакта әбиләргә кайткач, мондый шамаилләрне күрә идек. Тик алар безгә кадәр сакланмады”.-диде Рузилә Маннапова.

Гөлназ Зарипова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса