Инде хәбәр иткәнебезчә, Элвин Грей төнге клубта музыкант Стас Барецкий белән сугышкан. Элвин Грей "сугыштан соңгы" фотоны социаль челтәргә урнаштырган һәм "Ә бит барысы да бик яхшы башланган иде" дип язган һәм Стас Барецкий белән фото урнаштырган.
Укучылар бу "сугышны" төрлечә бәяләгән.
"Безне бүтән алай куркытмагыз".
"Ярар инде, кан чыкмаган", - дип язган укучылар.
Әмма кайбер укучылар моны махсус әзерләнгән пиар дигән фикердә тора:
"Бу бит хайп, ә сез шуңа ышанасыз".
"Сугышканнан соң фотога да төштегезмени? Пиармыни?" - дип яза алар. Берсе исә Стасның битендәге "сугыштан соң" калган эзне "грим" дип язган.
фото чыганак http://www.tulachi.ru/tt/2016-03-30-07-16-04/item/9494-elvin-grey-t%D3%A9nge-klubta-sugyishuyi-turyinda-%D3%99-bit-baryisyi-da-bik-k%D2%AF%D2%A3elle-bashlangan-ide.html
Нет комментариев