Эльмира Зарипова: " "Өлкәннәр көне яшь турында искә төшерү өчен сәбәп түгел, ялгыз һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне искә алу өчен сәбәп"
Балык Бистәсе үзәгендә Өлкәннәр ункөнлеге иртәнге сәгатьләрдә ярминкәдән башланды. Район мәдәният йорты янындагы мәйданда сәүдә рәтләре тезелгән, бәйрәм рухы хөкем сөрә, җырлар яңгырый.

Ярминкәгә килгән оешмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары, мәктәпләр, шәхси хуҗалыклар яшелчә, җиләк-җимеш, казылык әйберләре, ит, бал, балык һәм башка продукция тәкъдим иттеләр.
Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясе хезмәткәрләре бәйрәмгә килүчеләр өчен үз бүләкләрен әзерләгән иде. Чәчәк бәйләмнәре өлкән буын вәкилләре тарафыннан җылы кабул ителде.
Ә район мәдәният йортында аларга «Гомер көзе алтын булсын!» бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Аны Илназ Шакиров һәм Наталья Козина алып барды. Балыкбистәлеләрне бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. "Өлкәннәр көне яшь турында искә төшерү өчен сәбәп түгел, ә игътибар итү, хөрмәт күрсәтү, ялгыз һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне искә алу өчен сәбәп", - диде ул.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илсур Садыйков өлкәннәрне район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән котлады.
Аннан фестиваль башланды. Аны «Позвоните домой» җыры белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Автономов ачты. Чарада шулай ук «Балкыш» ветераннар фестивале лауреаты, «Өмет» халык фольклор ансамбле дә катнашты. Ул «Их чибәр кыз икән» җырын, Бирдебәк авылыннан Валентин Иванов «Әйткән сүз», «Субботея» җыры белән «Калинушка» халык хоры һәм башкалар башкарды. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Таңсылу Миһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia