Эльмира Фиськова: "Бу доньяда яшисе килмәгән көннәрем дә күп булды"
Язмышлар
Бик бәхетле, якты көннәремдә,
Баскан иде болыт күгемне.....
Бу шигьри юлларны мин Эльмираны тыңлаганда күңелемнән еш кабатладым.
Эльмира Миндубаева тумышы белән Балык Бистәсе кызы. Яшьтәшләреннән бер ягы белән дә аерылмый ул. Сау-сәламәт, шат күңелле әлеге кызчык мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап Казан шәһәренең ветеринария институтына укырга керә. Вакыт дигәннәре тиз үтә. Ә менә 2005нче елның 22 сентябрь көне Эльмира Миндубаеваның күңелендә яра булып бик озак сакланыр инде. 5нче курста Эльмира район үзәгенә кайтып барган җиреннән юл һәлакәтенә юлыгып бик авыр хәлдә хастаханәгә әләгә.Эльмираны тыңлаганда минем күзләремә яшь килде...
“Ул көнне соңга калып юлга чыктым. Күрәчәк булгандыр инде, башта Рус Эшнәге авылына кадәр кайтырга туры килде. Соңрак бу машинага утырдым. Һәм,аяныч фаҗига...”
Бик озак хастахәнәләрдә дәваланырга туры килә аңа. Күпме катлаулы операцияләр, йокысыз көннәр,әрнү – сызланулар- болар барысы да аның йөрәге аша үтә бит?!
Операциядән соң Эльмираның сул кулы йөрми башлый.Эльмирага табиблар кулыңны кисәргә кирәк диләр.
-Белсәгез сез минем ничек елаганнарымны.Бу доньяда яшисе килмәгән көннәрем дә күп булды.Ходаемнан ялварып:»Миңа бу авырлыкларны җиңеп чыгарга сабырлык,әниемә түземлек бир»дип сорый идем,-дип искә ала Эльмира ул вакытларны. Һәм Ходай Эльмираны ишеткән.Могҗизалар да була диләр бу дөньяда .Була икән.
-Икенче көнне уянып китсәм, сул кулымның бармакларына җан иңгән диярсең. Алар әкеренләп йөри башладылар.Эльмираны әнисе яныннан китми тәрбияли.Ул вакытта ялгыз ана ничек бу сынауларны кичерергә үзендә шул кадәр көч таба алды микән.Баласына 8 сәгать операция барган чакларда ул ничек түзде микән?Анысы аның үзенә генә мәгълүм.
-Булачак ирем белән дә хастаханәдә таныштык.Ул да юл һәлакәтенә очрап,минем кебек дәваланырга килгән иде.8 ай телефоннан язышып,аралашып тордык.Соңрак мин таякка таянып булса да, укуны тәмамларга кирәк дип укырга Казанга киттем. Алексей үзе чыгышы белән Биектау районнан.Дуслары аны Эльмира янына алып килә торган булганнар.Әллә ни озак очрашып йөрмәдек ,өйләнешеп гаилә кордык,- ди Эльмира
Бүген алар бик бәхетле парлар тоелдылар миңа.Эльмираның күзләреннән күреп торам, ул бүгенгесе көннән бик тә канәгать.Ире Алексей эшмәкәрлек белән шөгыльләнә,ике балалары үсеп килә,йорт әчендә дуслык һәм татулык хөкем сөрә.
Тормыш матурлыгын дәлилләп тәрәз төбендәге гөлләр шау чәчәктә утыра. Чөнки, тынычылык,бердәмлек һәм мәхәббәт булмаган өйдә гөлләр чәчәк атмый дигән әйтем бар.
Дәвамы газетабыз битләрендә.
Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа