Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елизавета Макарова “Кулон-Агро” хуҗалыгының алдынгы терлекчесе

Елизавета Макарова “Кулон-Агро” хуҗалыгының алдынгы терлекчесе. Бирегә килгәнче Каз.Чаллы фермасында эшләп шактый хезмәт тәҗрибәсе туплый ул.

Кече яшьтән үк өлкәннәр янәшәсендә эшләп үскән - сыерлар да сауган, маллар да караган. Заманалар үзгәреп, авылда эш калмагач “Кулон-Агро” терлекчелек комплексына бозау караучы булып килгән. Әлбәттә аның өчен бу эш таныш. Яңа туган бозауларны карау үзенә дә ошый. Күңелен биреп, яратып башкара хезмәтен Елизавета. Бозауларның урыннары җайлы, ятаклары һәрчак коры. Бина эчендә дә чисталык, тәртип.

Яңа туган бозауларны ике ай дәвамында тәрбияләп үстерү җиңелләрдән түгел. Шуңа да терлекчегә аларның үсешен һәрдаим контрольдә тотарга туры килә. Елизавета Макарова биредә Гөлфинә Шакирова белән чиратлашып хезмәт куялар. Икесе дә малларны яраталар. Комплекстагы яхшы, үрнәк шартларда 100 баш бозау асрала. Һәм аларның барысы да сау-саләмәт, таза-көр, матур булып үсәләр.

Аннары шунысы да игътибарга лаек, терлекчелек комплексында эшләүчеләрнең хезмәтләренә олы хөрмәт күрсәтелә. Биредә һәркем эш киеме белән тәэмин ителә. Хезмәт хакы белән дә тоткарлыкларга юл куелмый. Елизавета Макарова да хезмәтеннән канәгатьлеген белдереп, бүгенгесе көнне читкә чыгып китмичә үз районыбызда яшәүчеләргә тотрыклы эш урыны булуына чисез сөенүен белдерде.

Рәсемдә Бозау караучы Елизавета Макарова.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса