Елена Никитина мөдир дә , инженер да
«Масловский» хуҗалыгы игенче-механизаторларының комбайннарын уракка әзерләп йөргән көннәре. Дөресрәге, “кыр кораблары” ремонтланган, сыналган инде.
Соңгы кабат көйлисен-көйләп, майлыйсын-майлап йөрешләре. Шул вакыт машина-трактор паркына велосипедка утырган хатын-кыз килеп керде. Хуҗалыкның техника куркынычсызлыгы буенча инженеры Елена Никитина икән. Уракка төшәр алдыннан механизаторлар белән инструктаж үткәрергә дип килгән. Ул шулай ук комбайннарның аптечкалар, янгын сүндергечләр, ком, кошма һәм башкалар белән җиһазланышын карап, тикшереп чыкты.
-Механизаторларыбыз тәҗрибәлеләр. Кыр эшләре барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең ни кадәр мөһим булуын аңлатып торасы юк. Шулай да кайбер нәрсәләрне хәтерләрендә яңарту зыянга булмас,- ди Елена.
Хуҗалык эшчеләре махсус кием-салым белән дә тәэмин ителәләр. Бу максаттан, Иваново фабрикасы белән килешү дә төзегәннәр.
-Гомумән, хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы мәсьәләләренә зур игътибар бирелә бу хуҗалыкта. Хезмәтне саклауның иң мөһим аспектларыннан саналган-хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыруга да бик җаваплы якын килделәр. 40 эш урынынна бәяләү уздырдылар да инде. Бу беренче чиратта, Елена Алексеевнаның үз вазыйфаларына бик җаваплы каравы, тынгысызлыгы нәтиҗәсе дә,-ди авыл хуҗалыгы идарәсенең хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәре Зөфәр Әхтәмов.
Әйе, Елена Никитинаның эшкә мөнәсәбәте үз куллары белән җиһазлаган хезмәтне саклау кабинетыннан ук күренеп тора. Стенада кирәкле мәгълүматлар бәян ителгән стендлар эленгән. Документлары да тулы тәртиптә. Ә минем күз күпсанлы Мактау Грамоталарына, Дипломнарга төште. 2013 елда “Масловский” акционерлык җәмгыяте Татарстан Республикасы агропромышленность комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсылыгы буенча смотр-конкурста 3 урынны алган. Елена район конкурсларында да призлы урыннар яулаган.
Әңгәмәбез төгәлләнгәч, Елена велосипедына утырды да, тагын каядыр ашыкты. Бактың исә хуҗалыкның үзәк склады, ягулык-майлау пункты да аның җаваплылыгында икән. 30 ел башкара инде склад мөдире вазыйфаларын.. Ә туган авылы Иванайдан күчеп килгәч, хезмәт юлын терлекчелектә башлап җиләк-җимеш заводында дәвам иткән. Намуслы, тырыш булуы белән җитәкчеләр, эшче-хезмәткәрләр арасында лаеклы абруй казанган. Менә дистә елга якын Масловка авыл җирлегенә депутат итеп тә сайлыйлар икән үзен. Авылдашларын борчыган проблемаларны хәл итәргә дә җиң сызганып алына ул.
Менә шулай Масловкада үз кешегә әверелгән Иванай кызы.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа