Электрон рәвештә дә алып була
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе мәгълүмати үзәге хөкем ителү (ителмәү), җинаять эше кузгатылу яисә тукталу турында белешмәләрне алу турындагы гаризаны электрон рәвештә дә биреп була дип хәбәр итә.
Моның өчен Бердәм Дәүләт хезмәте күрсәтү порталында www/gosuslugi.ru. сайтында пенсия иминиятләштерү таныклыгы (СНИЛС), паспорт мәгълүматлары, почта һәм электрон почта адресы, мобиль телефон номерларын кертеп теркәлергә кирәк. Теркәлер алдыннан экранның уң як өске почмагында “Регистрация” төймәсенә басып бер-бер артлы куелган сорауларга җавап биреп барасың. Теркәлүне узып бетерер өчен порталда код алырга кирәк. Бу адымны узганнан соң сез дәүләт хезмәте буенча үзегезне кызыксындырган оешмаларга мөрәҗәгать итә аласыз.
Бердәм Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша бирелгән гаризалар административ киртәләрне узарга, дәүләт хезмәте күрсәтүне мониторинглап (күзәтеп) торырга, шәхси вакытыгызны янга калдырырга булыша.
фотоapple-iphone.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа