Елан чакса нишләргә?
Болыннарда, урман аланнарында каен җиләге өлгерде.
Буш вакыты булдымы, халык хәзер табигатькә - җиләк җыярга ашыга. Әмма табигать кочагында ял итүчеләргә, җиләк җыючыларга, печәнгә, балыкка һәм себерке җыярга йөрүчеләргә еланнан саклану чараларын онытып җибәрмәскә кирәк. Еланнар тар үзәнлекләрдә, су буйларында, дымлы урыннарда, чокырларда булырга мөмкин. Узган ел юк иде дип, саксыз эш итү дөрес түгел. Быел бер урында күп булса, икенче елны елан башка урында үрчергә мөмкин.
Район үзәк хастаханәсенә елан чагудан мөрәҗәгать итү очраклары әлегә юк. Шулай да кырларда, урман аланлыкларында, су буйларында йөргәндә озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормаган чалбар киюне киңәш итә белгечләр. Әгәр дә елан күреп, ысылдый башласа, акрын гына читкә китү хәерле.
Елан чакса, хәрәкәтләнмәскә тырышырга, елан чаккан урынны кысып, агуын чыгарырга кирәк. Булган очракта, аллергиягә каршы дару һәм күп итеп сыеклык эчү файдага гына булачак. Ә иң мөһиме, үзлегегездән дәваланып, санаулы минутларны әрәм иткәнче, тиз арада район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итү кирәклеген дә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia