Елан агуындагы матдә коронавирустан якларга сәләтле булуы ачыкланган.
Россия галимнәре Россия Фәннәр академиясенең Биоорганик химия институтының лабортория мөдире Юрий Уткин җитәкчелегендә елан агуы составына керә торган фермент ярдәмендә коронавирусны җиңү ысулын тапкан. Аларның эш нәтиҗәсе bioRxiv порталында чыккан. Бу турыда “Татаринформ” МА хәбәр итә.
«Без төрле еланнар агуындагы фосфолипаз А2 (PLA2) коронавирустан якларга сәләтле булуын күрсәттек», — дип яза тикшеренүчеләр.
Монннан тыш, биологлар ачыклаганча, Никольский гадюкасының агуы иң нәтиҗәлесе булган. Ул COVID-19 инфекциясенә каршы көчле активлык күрсәткән. Бу сөйрәлүчеләр Россиянең көньяк-көнбатышында һәм Украинада яши.
Галимнәрнең эш нәтиҗәләре еланнар агуы вирусның тышчасына һөҗүм итүче дарулар ясау өчен перспективалы чара булуы турында сөйли.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, 90 миллион кеше коронавирус йоктырган, 1,9 миллионнан артык кеше вафат булган. Ковид йоктыруның иң күп очрагы АКШ, Һиндстанда һәм Бразилиядә теркәлгән. Шулай ук бу илләр үлгән авырулар саны буенча алда бара.
Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/rossiya-galimnre-koronavirusny-i-ysulyn-tapkan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа