22 гыйнвар көнне Балык Бистәсе балалар иҗат үзәгендә Бөтенроссия "Ел укытучысы - 2018" конкурсының муниципаль этабы узды. Бәйге башланыр алдыннан беренче тур җиңүчеләр үткәргән ачык дәресләрдән слайдлар күрсәтелде. Катнашучыларны котлау сүзендә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков укытучыларның югары дәрәҗәдә әзерлекләрен билгеләп узды, аларны бәйгенең икенче турда җиңүләре белән котлады...
22 гыйнвар көнне Балык Бистәсе балалар иҗат үзәгендә Бөтенроссия "Ел укытучысы - 2018" конкурсының муниципаль этабы узды. Бәйге башланыр алдыннан беренче тур җиңүчеләр үткәргән ачык дәресләрдән слайдлар күрсәтелде. Катнашучыларны котлау сүзендә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков укытучыларның югары дәрәҗәдә әзерлекләрен билгеләп узды, аларны бәйгенең икенче турда җиңүләре белән котлады һәм финалга үткән укытучыларга уңышлар теләде.
Конкурсның девизы "Укытырга һәм өйрәнергә" дип аталуы да очраклы түгел. Ул хәзерге чордагы мәгариф өлкәсендә булган беренчел максатларны -укытучының өзлексез рәвештә профессиональ һәм шәхси үсеше, педагогик көнлектә иң яхшы үрнәкләрне куллану һәм инновацион идеяләрне, казанышларны чагылдырырга тиеш иде.
Конкурс "Ел укытучысы" һәм "Педагогик дебют" номинацияләрендә узды. "Ел укытучысы" номинациясендә икенче турда 16 фән укытучысы, ә "Педагогик дебют" номинациясендә 3 укытучы катнаштылар.Өченче турга 12 педагог узды. Алар җирәбә нигезендә үзләренең мастер-классларын күрсәтергә тиеш иделәр. Бу эшләрендә аларга яшь укытучылар булыштылар. Укытучылар алдында эшчәнлектәге тәҗрибәләрен төрле алымнар, педагогик методлар рәвешендә күрсәтү буенча бурычлар куелды.
Шәхсән үземә конкурс башында Котлы Бөкәш мәктәбеннән математика укытучысы Дильшат Вафина үткәргән мастер-класс кызыклы һәм уңышлы тоелган иде. Ул яшь укытучылардан торган ике төркем белән генә эшләмичә, залны да җәлеп итте. Сораулар биреп, аларга дөрес җаваплар ишетеп ул мисалларда әдәбиятта, биологиядә, географиядә һәм башка фәннәрдә дә математиканың төп урын тотканын аңлатты. Үз фәненә кызыксыну уятты.
Шушы ук мәктәптән инглиз теле укытучысы Валентина Валеева бу телне белмәүче ике төркемгә Лондонга кызыклы сәяхәт оештырды.Төркемнәргә бирелгән биремнәр, слайдлар ярдәмендә кайбер рус сүзләренең инглиз сүзләре белән яңгыраш охшашлыгын танытты. 20 минут эчендә мастер-класста катнашучылар бу телдә хәйран гына сүзләр өйрәнделәр. "Инглиз телен өйрәнергә курыкмаска кирәк. Кечкенә адымнар белән алга барып зур уңышларга ирешергә була",-диде ул чыгышын тәмамлап.
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.
Таңсылу Минһаҗева.
Нет комментариев