Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Егет сүзе бер була

Районыбыз күренекле һөнәр ияләренә бай безнең. Әле шушы көннәрдә генә якташыбыз, хәрби хезмәткәр, мойор дәрәҗәсендә Динар Галләмовның Ерак Көнчыгышта илебез иминлеге сагында торуын ишеткәч аның белән элемтәгә керү теләге туды.

Егетнең әтисе, күптәнге танышым Рамил Галләмов белән сөйләшкәч , ул бүгенгесе көнне хәрби өйрәнүләр барганлыктан, улы белән телефоннан элемтәгә керү вакытлыча мөмкин булмавын әйтте. Һәм үземне кызыксындырган кайбер сорауларыма аннан төпле җаваплар ишетергә насыйп булды. Егет бик кечкенәдән спорт белән дус булган.  Аннары ул чорларда мәктәптә дә бит яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе бик көчле иде. Әмма  заманалар ничек кенә үз төзәтмәләрен кертсә дә, ир бала өчен хәрби хезмәт бик әһәмиятле нәрсә булып кала. Ул ир-егетләрне көчле, тәвәккәл, сабыр һәм тыйнак булырга өйрәтә. Боларның барысы да тормышыбызда аеруча кирәкле сыйфатлар. Фикеремне йомгаклап шуны әйтәсем килә, егет кеше үз сүзендә нык тора белергә һәм шуңа ирешү өчен зур тырышлыклар куярга тиеш.
Балык Бистәсе гимназиясендә әле 5 нче сыйныфларда гына укып йөргәндә Динар Галләмовтан укытучылары нинди һөнәр ияләре булырга уйлаулары хакында кызыксынып балаларга инша язарга куша. Динар һич икеләнмичә үзенең хәрби офицер булырга уйлавын белдерә. Еллар үткән саен балада бу фикерләр дә үзгәрә башлый. Әмма ул укытучысына биргән сүзендә нык тора, хыялының чынга ашачагына ышана һәм, әлбәттә инде, моның өчен чын-чынлап хәстәрлек күрә башлый. Мәктәпне тәмамлаганда әтисе белән тагын бер мәртәбә бер җитди сөйләшү була. Әтисенең, бәлки башка, халык хуҗалыгы өчен кирәклерәк һөнәр иясе булырсың, дигән сүзенә улы каршы төшеп, ир сүзе бер булырга тиеш әти, мин үземә сүз бирдем, алдыма максат куйдым, аңа ирешүләре ничек кенә кыен булмасын, мин аңа ирешәчәкмен, - дип сөйләшүгә нокта куя. Шулай итеп егет Казан югары хәрби танк училищесына укырга керә. Бүгенгесе көнне ул тормыш иптәше Ләйсән белән ерак Хабаровский якларында хезмәт итә. Тормыш иптәше штабта баш хисапчы хезмәтен башкара. Әлбәттә инде яшьләребез үзләренең ватаннарын чиксез яраталар. Илебезнең тыныч, имин шартларда яшәвен телиләр. Безнең халык тынычлык сөя, ул бервакытта да дәһшәтле сугыш ачылары кабатланмаска тиешлегенә чын күңеленнән ышана.  

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса