Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Егет эштә сынатмый

Анатыш авылының әйдәүче фермеры Владимир Талаков хуҗалыгы райондашларыбыз күз алдында үсә, киңәя, ныгый. 

Эшчәнлегенең башлангычында ук авылның иң тәҗрибәле, хезмәт сөючән егетләрен үз тирәсенә туплап аларны тотрыклы эш урыны белән тәэмин иткән иде ул.  Авылның уңган механизаторы Андрей Кузнечиков та беренче көненнән үк монда хезмәт куя. Егетнең әтисе Сергей да үзвакытында авылда механизатор буларак макталды. Улы  Андрейның да бар эшкә кулы ятып тора. Ул биредә берүзе дистәләгән техника белән идарә итә дисәк тә, һич арттыру булмас. Егетнең арада иң яратканы, мөгаен, элек әтисе эшләгән төсле куәтле «К-700» тракторыдыр. Күпләр кебек Андрей да 12 ел элек район үзәгендәге техник училищеда белем алып игенче һөнәре серләрен үзләштерә. Бүген ул инде алыштыргысыз механизатор булып җитешкән. Бу көннәрдә фермерлык хуҗалыгында язгы чәчүне уңышлы төстә төгәлләп, терлек азыгы хәстәрләү техникаларын соңгы кат күздән кичерү белән мәшгуль.
Фермер Владимир Талаковтан без аның турында бик күп мактау сүзләре ишеттек. Хуҗалыкта ул бай тәҗрибәле механизатор буларак әле кайбер яшьләрнең остазы да икән. Авыл хуҗалыгы техникаларын аннан да яхшы белүчеләр сирәктер. Алдагы көннәрендә аңа олы хезмәт уңышлары елмайсын, дигән теләкне җиткерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса