Эдуард Вафин балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм универсаль пособие кертү турында чыгыш ясады
***
Татарстан Пенсия фонды башлыгы брифингта 2023 елдан башлап универсаль пособиеләр кертү турында чыгыш ясады
25 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин “Балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм универсаль пособие кертү турында” мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Россия Федерациясендә 2020 елның июненнән балалары булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар этаплап кертелде һәм киңәйтелде.
Президент йөкләмәсе нигезендә 28 сентябрьдә Дәүләт Думасына Россия Федерациясендә 2023 елның 1 гыйнварыннан универсаль пособие билгеләү турындагы закон проектын карауга кертелде. Универсаль пособие кертелүгә бәйле рәвештә кайбер норматив-хокукый актларга өстәмә үзгәрешләр кертеләчәк.
Универсаль пособие бүген гамәлдә булган 6 ярдәм чарасын берләштерәчәк
1.Йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга айлык пособие
2.Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек очрагында һәм бала табуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала карау буенча пособие
3.Беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә балага 3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү
4.3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү
5.8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү
6.Икенче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә аңа 3яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү, (ана капиталы акчалары исәбеннән федераль һәм региональ бюджет акчаларын җәлеп итмичә бирелә).
Универсаль пособиегэ кем мөрәҗәгать итә ала?
Пособие гаилэдэ жан башына керем Россия Федерациясе субъектында яшәү урыны буенча билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган йөкле хатын-кызларга һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә билгеләнә. Яшэу минимумының 2023 елга бер кешегэ исәпләнгән фаразлана торган күләме 12 219 сум тәшкил итәчәк, ягъни 12 айда гаиләнең бер әгъзасына уртача исәпләнгән керем - 146 628 сум.
Универсаль пособие билгеләү шартлары
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүне билгеләү шартлары тулысынча диярлек кабатлана. Универсаль пособиегә хокукны билгеләгәндә, мохтаҗлыкны комплекслы адреслы бәяләү уткэрелэ. Хәрәкәтле һәм күчемсез мөлкәт, кертемнәрдән керемнәр, шулай ук универсаль пособиегә хокукы булган затның һәм аның гаиләсенең хезмәткә сәләтле әгъзаларының керемнәре булмау сәбәпләре исәпкә алына. Объектив тормыш кагыйдәсе буенча керемнәр булмаган очракта, "нуль керем" кагыйдэсе кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia