Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эдуард Шәйдуллин ; "Бәйрәм искиткеч, катнашучыларның балык тотуга карата азартлары көчле, эмоцияләр бүләк итүегез өчен рәхмәт"

Беренче тапкыр һәвәскәрләр арасында балык тоту буенча ярышлар уздыру идеясен эшмәкәрләр Юрий һәм Татьяна Карагановлар күтәреп чыккан иде

Балык Бистәсендә "Балыкчы көне" ел саен иң матур урыннарның берсе - Кама буенда киң колач белән билгеләп үтелә. Халыкны бәйрәмгә чакырып, күңелле музыка уйный. Быел да иганәчеләр балык тоту буенча ярышларда катнашучыларга яхшы бүләкләр әзерләгән иде. Җилле һава торышы янә һәвәскәр балыкчыларны сынады. 
Һәвәскәрләр арасында балык тоту буенча ярышлар уздыру идеясен эшмәкәрләр Юрий һәм Татьяна Караганова күтәреп чыкты. Алар ел саен ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны кыйммәтле бүләкләр белән сөендерделәр. Соңгы елларда бу традицияне район хакимияте дәвам итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар елдан-ел арта бара. Билгеләнгән сәгатькә 37 кеше теркәлде. Алар арасында мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә, Казан, Ижевск шәһәрләреннән килгән кунаклар да бар иде.
   Стартка кадәр без Азат Габделхаков һәм Альмир Сафин белән сөйләштек. Балалар 5-4 сыйныфларда укыйлар, балык тоту серләренэ әтиләре өйрәткән. 
Ә менә ирле-хатынлы Тюриннар бәйрәмгә оныклары белән килгән.
 Бабалары Александр балачактан ук оныклары Данил һәм Матвейда бу шөгыльгә кызыксыну уяткан. Алар төнге балык тотарга да йөриләр. 
- Табигатебез бик матур, яр буе да  искиткеч итеп бизәлгән, моны эшләүчеләргә без бик рәхмәтле. Биредә барлык бәйрәмнәр дә билгеләп үтелә.  Узган ел җомга көннәрендә бушлай кинофильмнар карадык. Ял итү, су коену өчен бирегә киләбез, су тынычландыра бит, - диләр алар.
Ярышлар башланыр алдыннан район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илназ Шакиров ярышларның шартларын аңлатты, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне онытмауны сорады һәм старт бирде. Катнашучыларның күбесе Яр буеның сул як ягыннан урыннарны биләүне өстен күрде.
Судья янына беренче тотылган балык белән бер кыз юл тота. Ул Казаннан Ләйсән Ибниева булып чыкты.  


Раил Шәриповның да кармагына бер-бер артлы балык  эләгә башлады. 
Шул ук вакытта яр буена кияү һәм кәләш белән машина килеп туктады.  Бүген   – Искәндәр һәм Алсу  Каюмовларның туйлары. Танышлары аларны бу шатлыклы  көн белән котларга ашыкты.
Ә 1977 елда Балык Бистәсе мәктәбенең 10 Б сыйныфын тәмамлаучылар бирегә яшьлек елларын искә алырга килделәр.
Менә шулай бер шатлыклы вакыйганы икенчесе алыштырды. Суда да бик матур куренешләрне күрделәр бәйрәмгә килүчеләр. Яр буе яныннан су чаңгысында шуучы белән катерлар һәм көймәләр, ял итүчеләр белән теплоход йөзә...
  Күпләр ярышлар барышын күзәтте. Ата-аналар балалар белән бергә катнашучылар янына килеп балаларга чиләкләрдә йөзүче балыкларны күрсәтеп йөрделәр.
Иң сирәк экземплярны Геннадий Панухин тотты. Ярышлар үткәрү турында белгәч, ул Казаннан катнашырга дип кайткан. Бер елны иң зур балык тоту бәхетенә ирешкән һәм бүләкләнгән. Бу юлы сатып алынган ризыкны кулланып, кысла тоткан.
Ярышлар 2 сәгать дәвам итте. Аннан соң һәр катнашучыга эләккән балыкларны үлчәү һәм алардан торган чылбырны төзү башланды.
 Ул арада алып баручы Рамил Имамов җыелган халыкны сәхнә янына чакыра.
Район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илназ Шакиров район башлыгы исеменнән барысын да котлады һәм яхшы ял теләде.
Бәйрәм Нептун, Русалка, Пиратлар катнашында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Соңыннан алып баручы Рамил Имамов күккә тынычлык һәм мәхәббәт символы булган күгәрченнәр очырды. «Камские зори», «Россияночка», Сергей Шелков, Азамат Касыймов, Айгөл Хәмәтвәлиева, Анатолий Автономов, Наталья Козина һ.б. тамашачыларга үз җырларын бүләк иттеләр.  Бу көнне Казаннан Булат Гыйльметдинов башкаруындагы скрипка көйләрен дә ишеттеләр.
- Бәйрәм искиткеч, катнашучыларның балык тотуга карата азартлары көчле, эмоцияләр бүләк итүегез өчен рәхмәт, - диделәр спонсорлар «Удача рыбака» компаниясе генераль директоры Эдуард Шәйдуллин һәм якташыбыз Раил Шәрипов.
Соңыннан җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Беренче урынны Раил Шәрипов, икенче урынны Виктор Ермилов, өченче урынны Руслан Гыймазетдинов яулады. Егор Осипов – «Иң зур балык», Ислам Гыйзетдинов – «Иң озын балык чылбыры», Ләйсән Ибниева - «Беренче тотылган балык», Әмирхан Закиров» – «Иң кечкенә тотылган балык», Гөлсинә Төхвәтова – «Иң сирәк балык», Геннадий Панухин - «Иң сирәк балык» номинацияләрендә җиңүче булды. Барлык катнашучылар арасында бүләкләр уйнатылды.
Балык Бистәсе районы мәдәният йорты һәм социаль яклау бүлеге командалары уха пешереп төрле номинацияләрдә җиңеп, грамоталар һәм бүләкләр алдылар.
Бәйрәмнән һәркем канәгать булып китте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса