Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ДОСААФ автомәктәбендә конкурс узды

Бүген район үзәгендә Ватанны саклаучылар һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган ир-атлар арасында машина йөртү осталыгы буенча конкурс булды.

Ул ДОСААФ автомәктәбе тарафыннан оештырылды һәм аның ишегалдында үтте. Конкурста катнашырга районның өлкән һәм яшь буыны килде.

Конкурс таләбе буенча катнашучылар автодромда дүрт төрле күнегү -“Змейка”, “Разворот в замкнутом пространстве”, “Гараж”, “Параллельная парковка” башкарырга тиеш булдылар.
Бәйге башланганчы берничә катнашучы белән сөйләшеп алдык. Сәүбән Шәрәфиев әлеге төр бәйгеләрдә ел саен катнаша икән.

“Бүген әлеге конкурстта катнашырга дип килдем. Сынатмаска исәбем”,- диде ул. Район һәи республика күләм “Автобабай” конкурсының берничә тапкыр җиңүчесе Илгиз Шәмиев та биредә иде. “Илле елга якын руль артында.

Машина йөртү таныклыгы алгач, 1972 елны армия сафларына киттем. Анда шофер булып хезмәт иттем. Аннан кайткач гомер буе шофер булып эшләдем. Үземне бу һөнәрдән башка күзалдына китерә алмыйм. Бүген дә бәйгедә катнашырга дип килдем”,- дип сөйләде ул.
Бәйге барышын бик игътибар белән күзәттеләр. Катнашучылар барлык күнегүләрне дә дөрес һәм вакытында башкарырга тырыштылар.
Беренче урын Евгений Ненастьевка бирелде. Икенче урында - Илгиз Шәмиев, өченче урында - Сәүбән Шәрәфиев. Аларга Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Башка катнашучылар да рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса