Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дипломга ия булдылар

Санитар-экологик икеайлык кысаларында «ЭкоЯз -2020» республика конкурсы үткәрелде.

Бу конкурста балыкбистәлеләр дә уңышлы гына катнаштылар.

«Эко-мәктәп» номинациясендә Шомбыт мәктәбе, «Экосадик» номинациясендә Балык Бистәсе «Йолдыз» балалар бакчасы, “Экогаилә” номинациясендә Олы Елга авылыннан Хөснетдиновлар гаиләсе җиңү яулады.  
Шушы көннәрдә аларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. 
-Әлеге бәйгедә гаиләбез белән бергәләп катнаштык. Алтынчы сыйныфта укучы кызым Резеда шигырьләр, фотолар белән номинациягә туры китереп иҗади эш ясады. Мин айлык дәвамында үземнең интернет челтәрләрендә кирәкле булган хештегларны күрсәтеп темага кагылышлы постлар куеп бардым.  Уйламаганда гына җиңүче булдык,  –  дип шатлыгы белән уртаклашты “Экогаилә” номинациясе җиңүчесе Лилия Хөснетдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса