Динар Гаязов: " Бүгенге көндә бөтен медицинаның бурычы - илдә күмәк иммунитет булдыру һәм коронавирусны дәвалап була торган авырулар рәтенә кертү"
Газетабыз битләрендә без даими рәвештә коронавирус инфекциясенә кагылышлы язмалар бастырабыз.
Әңгәмәдәшчеләребез безгә бу авыруны ничек кичерүләре турында сөйлиләр. Шуңа карамастан да прививка ясатудан шикләнүче кешеләр очрый. Ә бит авыру куркыныч, ә нәтиҗәләре тагын да аянычрак.
Бу язманы әзерләгәндә, шушы көннәрдә генә дәвалану бүлегеннән чыккан ике хатын-кыз белән очраштым. Кече Әшнәк авылыннан Рәкыя апа белән аралашканда, аның ковидка каршы прививка ясату-ясатмавы белән кызыксындым.
-Юк ясатмадым.
-Ни өчен ясатмадыгыз? -дип сорыйм.
-Менә авылдашлар ясатмаска күндерделәр, күп төрле мәгълүматлар сөйләделәр, авыру алай ук куркыныч түгел диделәр.
-Бирегә килергә нәрсә мәҗбүр итте?
-Минем температурам күтәрелде, ютәл барлыкка килде, хәлем китте. Ирем ашыгыч ярдәм чакыртты һәм мине хастаханәгә салдылар. Күрәсең хәлнең җитдилеген аңлау өчен, миңа авыруның бөтен этабын да узарга кирәк булган.
- Ә хәзер сезнең бу хәлгә карашыгыз үзгәрдеме?
- Табибларыбызга һәм бөтен медицина хезмәткәрләренә бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәтлемен. Мондый эссе көннәрдә безне армый-талмый карадылар. Бу авыруның ничек куркыныч булуын аңлатырга сүзләр җитми. Сулыш алу кыенлашкан вакытта бөтен гомер күз алдыннан узды. Вакытында прививка ясатмавыма бик үкенәм. Хәзер сулый да, елмая да алам, аппетитым да яхшырды. Бу дөньядан китәсе килми шул әле.
- Мин дә бу авыру белән авырырмын дип уйламаган идем, - ди икенче әңгәмәдәшем «Кызыл Йолдыз» урман хуҗалыгыннан Анна Нарошнина.
-Бирегә ничек килдегез?
- Уйламаганда гына температурам күтәрелде, ютәл барлыкка килде, һава җитми, сулый алмый башладым. Менә шунда ашыгыч ярдәм чакырттылар.
-Прививка ясатачаксызмы?
- Һичшиксез ясатам, аякка бастырган әлеге табибларга зур рәхмәт. Бу авыру куркыныч, вакытында прививка ясатырга кирәк икән.
-Бүгенге көндә безнең хастаханәдә авырулар өчен 40 урын бирелде. Терапия бүлеге тулысынча коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен җайлаштырдык. Безгә аномаль эсселек шартларында эшләргә туры килә. Пациентларга да авыр, алар болай хәлсез, шуның өстенә эсселек,- диде инфекционист Ринат Гыйниятуллин.
Уемда һаман күптөрле сораулар бөтерелә. Көн саен күпме кеше ковид авыруыннан соң өзлегүләрдән вафат була. Ә безнең халык элеккечә үк фейк хәбәрләре аша «искитмәле экспертларга» ышаналар, вакцинадан сакланырга өйрәтәләр.
Мин махсус белемем булмаса да, вирусның „тере“ организм буларак яшәргә, үрчергә теләвен беләм. Ул безнең хисапка яши. Авыруның төрле мутацияләре барлыкка килү моңа мисал.
Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенең баш табибы Динар Рамил улы Гаязов белән очрашып бу турыда әңгәмә кордым.
-Динар Рамилевич, ковид вирусының мутациясе турында сөйләгез әле, ул ничек барлыкка килә?
- 3 ай элек без авыруларда нигездә, үпкәләрендә үзгәрешләр күзәтсәк, бүгенге көндә күпләрдә миокардит күзәтелә. Бу кагыйдә буларак, алтмыш яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә килеп чыга.
-Сезнеңчә, хәлнең җитди булуын, вакцинацияләүнең мөһимлеген халыкка ничек җиткерергә, аңлатырга?
- Прививкаларның билгеле бер календаре бар. Аның нигезендә без барыбыз да туганнан бирле планлы прививкалар алабыз.
Бүгенге көндә бөтен медицинаның бурычы - илдә күмәк иммунитет булдыру һәм коронавирусны дәвалап була торган авырулар рәтенә кертү.
Коронавирусның беркая да юкка чыкмаячагын аңларга кирәк. Безнең бурыч аның белән яшәргә, массалы рәвештә аңа каршы торырга өйрәнү.
- Вакцинага карата шикләрнең берсе - аның бик тиз эшләнүендә. Гомумән нәтиҗәлелеге аз,- дип еш ишетергә туры килә.
- Бу очракта шуны аңларга кирәк. 21 нче гасыр медицинасына коронавирус инфекцияләре турында күптән билгеле иде һәм бу юнәлештә өйрәнүләр алып барылды. Икенче яктан, вакцина эшләү өчен зур финанслар бүлеп бирелде. Авыру килеп чыкканнан соң барлык галимнәр бер юнәлештә эши башладылар.
- Вакцина хәлне начарайта, температураны күтәрә, дигән фикер бар.
-Сирәк очракларда җиңелчә температура һәм укол урынында авырту күзәтелергә мөмкин. Болар барысы да организмның вакцина кертүгә нормаль реакциясе. Мондый хәл Covid-19дан гына түгел, теләсә кайсы вакцинада да күзәтелергә мөмкин.
Үз үзеңне аклап ниндидер сылтаулар табарга була. Әмма сүз шәхси куркынычсызлык турында гына түгел, ә иҗтимагый куркынычсызлык турында бара. Шуңа күрә якыннарыгызның сәламәтлегеңә тагын да җитдирәк карарга өндим. Тикшерелгән фактларга гына ышанырга кирәк. Гриппка каршы сезонлы прививкалар ясалды. Мондый авырулар медицина тарафыннан дәвалана һәм авырулар дәрәҗәсе идарә ителә торган инфекцияләр дип атала. Тормышыбызга заманында безгә тиф, дифтерия һәм башка күп кенә авырулар килгән кебек коронавирус та килеп керде. Ләкин аны „йөгәнләгәнче“ ул беркая да китмәячәк, аның белән идарә итеп булмаячак.
Луиза Ананьева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia