Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дилә Заһидуллина ил бәйгесенең беренче бишлегендә

Республикабызда 2016 елдан бирле «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә

Бәйгедә Татарстан һәм Россиядән татар теле укытучылары катнаша. Россия төбәкләре өчен бәйгенең беренче этабы  читтән торып, Татарстан укытучылары өчен зоналарга бүлеп уздырыла. Конкурсны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.  Әлеге чара укытучы һөнәренең абруен тагын да күтәрү, иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү, яңа эш алымнары, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан үткәрелә.

Агымдагы елда Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән зона этабында Күки мәктәбенең туган (татар) теле укытучысы Дилә Заһидуллина катнашып республика этабына үтте.

Ә инде  5-6 апрельдә республика этабының 1 турында сыйныф сәгате һәм “Әдәбият” фәненнән дәрес биреп Дилә Нәкыйфовна республика этабының 2 нче соңгы турына үтте. Жюри әгъзалары каршында методик остаханә эшен һәм  методик мастер-класс күрсәтте.

Бәйгенең йомгаклау этабында катнашучы укытучылар рәтендә жюри тарафыннан иң югары баллар җыйган укытучылар исемлегенә  Дилә Заһидуллина «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесенең беренче бишлегенә керде һәм Лауреат исеменә  лаек булды.  Җиңүче Актаныш, Казан, Яр Чаллы мәктәп укытучылары арасында Балык Бистәсе укытучысы да булуы зур горурлык!  Бу җиңүнең Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында яулануы зур мәртәбә!

Ләйсән Хисамова,

районы  мәгариф бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса