Диетолог балландыргыч матдәләрне кулланмаска киңәш итә
Сәламәт кешегә балландыргыч матдәләрне кулланырга киңәш ителми, чөнки бу ксенобиотик – чит матдә. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-диетологы, Туклану һәм биотехнологияләр федераль тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе Виктор Тутельян сөйләде, дип яза РИА Новости.
«Шикәр диабеты яки ниндидер башка авырулар булганда балландыргыч матдәләрне куллану – мәҗбүри чара, ә сәламәт, бигрәк тә яшь кешегә, балландыргычларны куллану кирәкми, бу – барыбер ксенобиотик, ягъни безнең өчен чит матдә. Мин моны тәкъдим итмәс идем», – ди Тутельян.
Ул, 1-2 кисәк шикәр беркемгә дә зыян китермәячәк, әмма үзеңне контрольдә тота белергә кирәк, дип өстәде. Диетолог сүзләренчә, үз-үзеңне вакытында туктата белү – тәрбия культурасына бәйле, балаларны дөрес тәрбияләргә кирәк, диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/dietolog-ballandyrgyc-matdalarne-kullanmaska-kinas-ita-5874526
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia