«Демография» милли проекты гамәлгә ашырыла
2019 – 2021 нче елларда Татарстанда милли проектларны үтәүгә 44,6 млрд. сум акча юнәлдереләчәк.
127 сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм модернизацияләү өчен 5,7 млрд. сум, белем бирү оешмаларына (балалар бакчаларыннан тыш) 6 млрд.ка якын акча биреләчәк.
Гомуми бюджеты 8,2 млрд. сум тәшкил иткән “Демография” милли проекты буенча 114 балалар бакчалары төзү һәм модернизацияләү каралган. Бу проектка үтәлешләре өчен 546 млн. сум каралган “Өлкән буын”, “3 яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә шартлар тудырып хатын-кызларның мәшгульлегенә булышу (4232 млн. сум), “Спорт- тормыш нормасы” (851 миллион), “Бала туганнан соң гаиләгә финанс ягыннан булышу” (1310 млн. сум) кебек төбәк проектлары да кертелгән.
Балык Бистәсе районында “Демография” проекты уңышлы үтәлә. Аның кысаларында балалар бакчалары төзү, аларны үзгәртеп кору, җиһазларны яңарту, спорт корылмаларын төзү һәм модернизацияләү, гериатрия кабинетлары булдыру һәм өлкән буын кешеләренә диспансер тикшерүләр үткәрү, пенсия яшенә җитү алдында торган кешеләргә өстәмә профессиональ белем бирү, бала туганнан соң гаиләгә финанс ягыннан булышу каралган.
Хәзерге вакытта Балык Бистәсе районы Анатыш авылында балалар бакчасын капиталь төзекләндерү эшләре бара, Биектау авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзелә. Алдагы елда аны Олы Мәшләк һәм Шомбыт авылларында, ә район үзәгендә Боз сарае төзү каралган.
Район үзәк хастаханәсендә гериатрия буенча кабинет ачылып уңышлы гына эшли башлады.
Июнь-июль айларында “Өлкән буын” проекты буенча пенсия яшенә җитү алдында торган 15 балыкбистәле район агротехникумында, ДОСААФ һәм “Светофор” автомәктәпләрендә өстәмә профессиональ белем алалар. Бу эшчеләр барысы да дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре. Алар район мәшгульлек үзәге хисабына укыйлар.
Агымдагы елда районда 77 бала дөньяга килгән. 2019 нчы елда 22 гаилә беренче бала туулары уңаеннан 50 шәр мең сум, ә 5 гаилә өченче бала туганнан соң 100000 сум күләмендә бердәм түләү алдылар.
Һәр теләгән кешегә VMESTE.TATAR сайтына “Фотоконтроль” акциясен оештыручыларга әлеге объектлардан фотоларны np.photomat@yandex.ru. почтасына җибәреп Татарстан Республикасында милли проектларның үтәлешен күзәтеп барырга мөмкин.
Таңсылу МИНҺАҖЕВА.
фото архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа