Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Дельфин» спорткомплексында һәм «Яшьлек» стадионында пенсионерлар спартакиадасының район этабы үткәрелә

 27 май көнне «Дельфин» спорткомплексында һәм «Яшьлек» стадионында пенсионерлар спартакиадасының район этабы үткәрелә.

Ярышлар түбәндәге спорт төрләре буенча узачак: җиңел атлетика – 1000 метр дистанциягә кросс, 50 метр дистанциягә йөзү, өстәл теннисы, ату һәм дартс.

ГТО комплексы нормативларын үтәү спартакиаданың гомуми зачетыннан тыш үткәрелә. Спартакиадада 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша.

Спортны яратучыларны,  актив, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны ярышларда катнашырга чакырабыз. Катнашучыларның икенче аяк киеме һәм спорт өс киемнәре булырга тиеш.

Катнашучыларны теркәү «Дельфин» спорткомплексында 27 май көнне сәгать 8дән 9.45 кә кадәр үткәрелә. Спартакиада 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса