Давыл вакытында бер авыл зыян күргән
Киров өлкәсенең Югары Кама районында давыл булган.
Лойно авылында булган гарасат фотоларын «Типичный Киров» төркемендә урнаштырганнар. Көчле җил торак йортларны, каралты-кураларны, коймаларны, машиналарны җимергән. Карт агачлар юлларга ауган, электр тапшыру линиясе чыбыклары өзелгән. Йорт хайваннары һәм кош-корт үлгән, бакчадагы үсемлекләр авып беткән. Бәхеткә, кешеләр арасында имгәнүчеләр юк.
«Город Киров» сайты хәбәр иткәнчә, бәла-каза вакытында бик күп хайван имгәнгән, көтүдән кайтмыйча югалган терлекләр дә шактый. «Кемнеңдер тавык оясы Каманың икенче ягына ук очып киткән, тавыкларның күбесе үлгән, шактые югалган», — дип яза шаһитлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа