Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Давыл нәтиҗәләре: ауган агачлар, каерылган түбәләр

Узган ял көннәрендә Башкортстанда секундына 25 метрга җиткән көчле җил агачларны аударган, хастаханә түбәсен каерган, берничә торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. «Татар-информ» язуынча, 6 муниципаль райондагы 16 торак пунктта 37 йортта электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклек килеп чыккан. Аларның барысында да 1,5-2 сәгать...

Узган ял көннәрендә Башкортстанда секундына 25 метрга җиткән көчле җил агачларны аударган, хастаханә түбәсен каерган, берничә торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Татар-информ» язуынча, 6 муниципаль райондагы 16 торак пунктта 37 йортта электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклек килеп чыккан. Аларның барысында да 1,5-2 сәгать эчендә ут белән тәэмин итү яңадан торгызылган.
Көчле җил шулай ук Дәүләкән шәһәре Үзәк район хастаханәсенең түбәсенә зыян китергән, Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә - реклама баннерларын, Уфада һәм Благовещенск районында агачларны аударган.
Уфада давыл коймаларны, светофорны аударган, 18 автомобильгә зыян китергән.
фото
http://matbugat.ru/news/?id=22244

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев