Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Данир Сабиров кайгылы хәбәр белән уртаклашты

«Урының оҗмах түрләрендә булсын, дустым», дип язган Данир.

«Урының оҗмах түрләрендә булсын, дустым», дип язган Данир.
 «Әле генә тетрәндергеч хәбәр килде…
Татар халкы дип янып торган, Пермь өлкәсенең Барда районында яшәүче дустым Ильяс фаҗигале рәвештә һәлак булган...
Милләт пәрвәре, туган авылы Үдиктә ел саен грандиоз сабан туйлар уздырган, көчле эшмәкәр, кунакчыл дус, моңлы тавышлы, төрле уен коралларында уйный алган бик акыллы, кешелекле һәм булдыклы егет иде! 
Гаиләсенә, якыннарына сабырлык... Урының оҗмах түрләрендә булсын, дустым», дип язган Данир үзенең телеграм-каналында.

Бүген көндезге берләр тирәсендә Пермь краеның Барда районында вертолет һәлакәткә юлыккан иде. Фаҗига "Ашатли парк" дигән тау шуу курортында килеп чыга. Видеодан күренгәнчә, кечкенә генә вертолет троссларга уралып һәлакәткә юлыккан. Һәлакәттә «Таттранском» транспорт компаниясен гамәлгә куючысы Ильяс Гимадутдинов һәм шул ук оешмада Эльмир Коняков һәлак булган дигән хәбәр таралды.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/danir-sabirov-kaigyly-xabar-belan-urtaklasty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса