Данир Кадыйров: " Наркотик матдәләр саклау фактларына тап булсагыз, кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез"
Ел республикабызда “Мәк” оператив-профилактик операциясе уздырыла.
Бу киң масштаблы чараның төп максаты- нигездә үсемлекләрдән алына торган наркотик матдәләрнең законсыз таратуга бәйле җинаятьләрне кисәтү, районыбызга наркотик һәм психотроп матдәләрне кертү каналларын ачыклап ябу, балигъ булмаганнарны наркотиклар куллануга тартучыларны җаваплылыкка тарту. 20 сентябрь көнне бу операциянең соңгы, өченче этабы төгәлләнде. Аның йомгаклары белән таныштыруын сорап район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе (ОУР) начальнигы Данир Кадыйровка мөрәҗәгать иттек.
-Агымдагы чорда район эчке эшләр бүлеге тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле ике җинаять теркәлде.
Июль аенда районыбызның бер авылында яшәүче гражданинның мәк үстерүе ачыкланды. Аның бакчасыннан 31 төп мәк алынды. Коры матдәгә күчереп исәпләгәндә бу якынча 700 граммга тигез. Бу гражданинга карата Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 231 маддәсе нигезендә наркотик яки психотроп матдәләр алына торган үсемлекләр үстергәне өчен җинаять эше кузгатылды.
Сентябрь аенда оператив тикшерү чаралары барышында бер хуҗаның йортында 288 грамм наркотик матдә- мәк саламы табылды. Җир участогында тагын 8 төп мәк (коры матдәдә 43 грамм) алынды. “Үзем өчен генә үстердем”,- дип акланды ул. Әмма бу аны җинаять җаваплылыгыннан коткармый инде. Аңа карата 228 маддә буенча наркотик матдәләрне законсыз саклаганы өчен җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле 5 кеше административ җаваплылыкка тартылдылар, диагностика узудан баш тартучыларга, наркотик матдәләрне медицинадан тыш кулланучыларга карата 6 административ беркетмә төзелде.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре суд тарафыннан диагностика узу һәм кирәк булган очракта медицина учрежденияләрендә дәвалану билгеләнгән гражданнарга карата тиешле чаралар уздырыла.
Район прокуратурасы белән берлектә наркотик матдәләрне тарату, рекламмалау өчен файдаланыла торган сайтларны ачыклау һәм блоклау буенча чаралар уздырыла. Атна саен наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучыларны ачыклау, бу матдәләрне законсыз әйләнештән алу максатыннан район территориясендә рейдлар уздырыла.
Җирлек башлыкларына, җирләрдән файдаланучыларга кыргый наркотиклы үсемлек мәйданнарын бетерү таләбе белән 7 күрсәтмә бирелде.
“Мәк”, “Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит” оператив- профилактик чаралар киң җәмәгатчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга тартуда, оператив әһәмиятле мәгълүмат туплау һәм тикшерүдә зур роль уйныйлар.
Форсаттан файдаланып, барлык райондашларга мөрәҗәгать итәм. Наркотик матдәләр тарату, куллану, үстерү, саклау фактларына тап булсагыз, кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез. Бу заман афәтен бергәләп тотынсак кына җиңеп булачак. Шуны онытмыйк.
Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа