Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәниф Шәрәфетдиновка операция ясаганнар

Табиблар аның күрү сәләте өчен көрәшә.

Җырчыга ярдәмгә "Кызыл таң" укучылары да килде.

Дәниф Шәрәфетдиновка операция ясаганнар

Дәнифнең иҗатташ дусты Ринас Әхмәтовның аңа операциягә акча кирәк булуы турындагы язмасын үзебездә бастыргач, күп дуслар аның телефонын сорап алды, кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузды.

Бүген яхшы хәбәр килеп иреште. Бу хакта шул ук Ринас Әхмәтов хәбәр итә.

"Хөрмәтле дуслар! Шәхсән үз исемемнән сезгә авыр чир белән көрәшүче Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәтләремне әйтәм! Аллаһы Тәгалә үзегезне меңләтә зурласын, барыгызга да саулык- сәләмәтлек бирсен. Амин. Шалтыратып сөйләштек, Казанда беренче операция ясалды, алда әле тагын берничә операция ясалачак, Иншаллаһ. Үзе дә чиксез рәхмәтләрен җиткерде сезгә. "Әле, Алла боерса, күзләрем яхшылангач, үзем дә рәхмәт сүзләрен язырмын, Иншаллаһ", диде", - дигән ул.

Зур өметләр белән сәламәтләнүеңне көтәбез, Дәниф!

Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/danif-sarafetdinovka-operaciia-iasagannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса