Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дамир Нәбиуллин- Яңа Арыш урта мәктәбе директоры: "Күмәк көч белән башкарып чыгарга мөмкин түгел кебек тоелган эшләрне дә эшләп була"

Безнең Яңа Арыш урта мәктәбенең яңа бинасы узган гасырның туксанынчы елларында, СССР дигән дәүләт таралып, төрле икътисади элемтәләр җимерелеп барган вакытларда төзелде.

Әлбәттә, утын ягып көн күрүче бинадан яңасына күчкәндә ул безгә бик тә матур, уңайлы булып тоелды. Әмма вакытлар узу белән түбәдән су үтеп җәфалады. Көчле җилләрдә дә зыян күргән түбәне үзебезнең көч белән генә тиешенчә ремонтлап булмый иде. Бу мәсьәләне авыл җыеннарында да күп мәртәбәләр күтәрдек. 2018 елда район башлыгы вазифасына билгеләнгән Илдар Рәшит улы Таҗетдинов, авыл җыенында шәхсән үзе катнашып, бу эштә ярдәм итәргә сүз бирде. Җитәкче үз сүзендә торды: 2019 елда мәктәп бинасының түбәсен яңадан эшләү өчен ике миллионнан артык акча бүлеп бирелде. Контракт буенча килешү төзелеп, Илназ Минвәли улы Сабитов җитәкләгән “Авентел” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт егетләре июль аенда эшне башлап та җибәрделәр. Бер ай дигәндә алар түбә ябуны яхшы гына итеп башкарып чыктылар. Әмма барысы да без теләгәнчә генә түгел шул: 5 август көнне башланып, тәүлек ярым яуган яңгыр мәктәпнең 2 этажындагы уку кабинетларына, спорт залына  тулысынча зыян салды. Укулар башланып китәргә 2 атна гына вакыт калу хәлне тагын да кискенләштерде. Без кайчандыр үзебезнең мәктәптә укып чыккан егетләребезгә мөрәҗәгать иттек. Алар да безнең сүзебезне аяк астына салмады: эшмәкәр егетләребез Айнур Мифтахов, Ринат Гатиятуллин йөзәр мең сумлык ярдәм күрсәттеләр. Эшмәкәр егетебез Фаиз Миннәхмәтов безгә кирәкле төзелеш материалларын үз вакытында кайтарып торды. Мондый ярдәм булу күңелләрне күтәрә бит – коллектив хезмәткәрләре дә ремонт эшләрендә зур тырышлык күрсәтте. Нәтиҗәдә, яңа уку елы башлануга мәктәпне әзерләп бетерә алдык. Спорт залын исә шул ук “Авентел” егетләре декабрь аенда ремонтлап бирделәр.

Шулай итеп, күмәк көч белән башкарып чыгарга мөмкин түгел кебек тоелган эшләрне дә эшләп була. Телгә алынган барлык егетләргә дә Аллаһыбыз исәнлек бирсен, эшләрендә уңышлар гына юлдаш булсын дигән теләктә калабыз.

 

Дамир Нәбиуллин,

Яңа Арыш урта мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса