Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дамир Нәбиуллин: “Иң зур теләгебез - илдә тыныч тормышның тизрәк әйләнеп кайтуы”

Махсус хәрби операциядәге егетләребез гадәттә үз кичерешләре һәм сугыш кырындагы хәлләр хакында күп сөйләшергә яратмыйлар. Әңгәмәдәшем Дамир Нәбиуллинның инде икенче мәртәбә туган ягыбызга кыска вакытлы ялга кайтуы икән.

Кече Укмас авылында ишле гаиләдә үскән бу егет, күпләр кебек мәктәптән соң район үзәгендәге һөнәри уку йортын тәмамлагач хәрби хезмәткә чакырыла. Мәскәү шәһәрендә хәрби академияләрнең берсендә ике ел хезмәттә булып өенә кайткач ул хуҗалыкта  училищеда алган һөнәре буенча тракторда эшләрмен дип уйлап йөргәндә аны эчке эшләр бүлегенә эшкә чакырып алалар. Биредә ул күп төрле җаваплы вазыйфалар башкарып өлкән прапорщик дәрәҗәсендә,үз өлешенә тигән 25 ел вакытын хезмәт иткәннән соң лаеклы ялга китә.Милициядә  эшләгән вакытта ул биш мәртәбә Чечнядагы хәрби операциядә булып кайта. Шуңа ул үзенең әлеге хәл иткеч адымын кат-кат уйлап дөрес карар кабул итеп контракт буенча хезмәткә китүенә һич кенәдә үкенми. Беркадәр хәрби хезмәттә туплаган бай тәҗрибәсеннән чыгып илебезнең тыныч тормышка кайтуда үзеннән сизелерлек зур өлеш кертергә уйлый егет. Бүгенгесе көнне алар алдында  үзләре хезмәт итә торган территорияне  тазат итеп, анда яшәүчеләргә тыныч тормыш бүләк итү бурычы тора. Ә монда аларның батальоннары аеруча активлык күрсәтеп,  хәрби операция барышында зур роль уйный, дип әйтергә мөмкин. Үзе ялда булса да аның күңеле бергә хезмәт итә торган егетләре янында икәнлеген әйтте ул. Чөнки ул хезмәт итә торган батальонда районыбызның Рус Әшнәге белән Олы Укмас авыллары егетләре барлыгын да искәртеп үтте. Аларның һәркайсының  кыюлыкларын берничә мәртәбә мактап телгә алды, алар белән инде тәмам туганлашып бетүләре хакында сөйләде. Хезмәттә булган һәрбер егетнең иң зур теләге илдә тыныч тормышның тизрәк әйләнеп кайтуы,ди Дамир. Югыйсә, үз тормышын куркыныч астына куеп мондый кыю адымга барырга аны берәү дә мәҗбүр итмәгән. Сүз уңаеннан шунысын да искәртәсем килә, бу киеренкелек бер көн яисә берничә тәүлек кенә дәвам итсә бер хәл иде. Алар күп еллар дәвамында әнә шулай үлем белән яшәү арасында йөриләр. Ә мондый тормышка ияләнүе бер дә җиңел  түгел. Шуңа күрә сугышчыларыбыз әлеге махсус хәрби операцияне мөмкин кадәр тизрәк тәмамлап, халкыбызның иминлеген тәэмин итү өчен бар көчләрен куялар. Безгә исә яу кырында аларның изге уй-теләкләре тиз арада чынга ашып, барысының да сау-сәлаәмәт әйләнеп кайтуларын телисе генә кала.     

Рәсемдә Дамир Нәбиуллин.               

Идрис Аметов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса