Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Далия Ибраһимова: «Кеше өчен гаиләдән дә кадерлерәк нәрсә юк»

Кеше үз бәхетен төрлечә эзли.

 Ә менә Далияне ул үзе тапкан дип әйтсәк тә була. Алабуга районыннан Фәнзил исемле егет аңа танышу теләге белән хат яза. Алар арасында аралашу  шулай башлана һәм ярты ел дәвам итә. Далиягә егетнең акыллы булуы, тормышка карашы һәм иң мөһиме аңа булган яхшы мөнәсәбәте ошый. Дөрес вакыты-вакыты белән  тормышын бәйләргә теләгән кеше шул микән дигән сорау да туа күңелендә. Фәнзил белән булган беренче очрашу кызның уңай фикерен ныгыта гына. 
Ара ерак булуга карамастан, егет көн саен диярлек Казанга студент кыз янына килеп йори башлый. Һәр очрашу белән алар бер-берсенә күбрәк гашыйк булалар. Фәнзилнең ниятләре эчкерсез, җитди була. Егет Далияне әнисе белән таныштыра, кызның туганнарына егет тә хуш килә. Әниләренең фатихасын алгач, яшьләр никах укыталар, законлы рәвештә язылышалар һәм бергә яши башлыйлар.
- Ирем бик яхшы, эчми, тәмәке тартмый, балаларны ярата, кыюлык белән теләсә нинди эшкә алына. Электр, эретеп ябыштыру эшләрен дә яхшы белә, балта остасы да. Ул мине күңеле һәм йөрәге белән аңлый, эчкерсез, рәхмәтле була белә, авырлыклар алдында югалып калмый. Теләсә нинди тормыш ситуациясеннән чыгу юлын таба.
Ирем күпер төзелешендә эшли. Аның туганнары, минекеләр белән дә очрашып торабыз. Кирәк булганда балаларны карарга әни ярдәм итә, аңа рәхмәт, - ди Далия.
Далия һәм Фәнзил Ибраһимовларның 8 еллык гаилә тәҗрибәсе бар. Олы улы Кәримгә-6 яшь, Сәминәгә-бер яшь һәм ике ай. Далия хәзерге вакытта бала карау буенча ялда. Сентябрьдә ипотека буенча шәхси йорт сатып алганнар. Икесенең дә җиңел машиналары бар.
Далия яраткан ирен тәмле мантылар, өчпочмаклар, салатлар әзерләп каршы ала. 
Ул шулай ук кул эшләренә оста. Бәйләнгән әйберләр үз гаиләсенә генә түгел, ә интернетка сатуга да куя, шулай итеп гаилә бюджетын тулыландыра.
- Алты яшемдә әнием мине инә тотарга өйрәтте.  Беренче класста мин носки бәйли белә идем инде. Вакыт узу белән косынкалар, шәлләр, свитерлар бәйли башладым. Мин мамыкны үзем эшкәртәм һәм эрлим. Бәйләнгән әйберләрне интернетка урнаштырырга ирем тәкъдим итте. Чыннан да, оекбашларга һәм аяк киемнәренә ихтыяҗ шунда ук барлыкка килде. Хәзер мин мунчалалар бәйләүгә күчтем. Аны күп сорыйлар. Нигездә, төнлә балалар йоклаганда эшлим, - ди Далия,  исемле  һәм балалар өчен бәйләнгән чыршы, арыслан, фил формасында  мунчалалар күрсәтеп.
- Далия, үз гаиләсен әле булдырмаган яшьләргә син нәрсә әйтер идең?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса