Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүпрә гөлләрне чәчәк аттыра

Чүпрәдә булган фитогормоннар, В төркеме витаминнары һәм ауксиннар күзәнәкләр бүленүне һәм үсемлекләрнең үсешен тизләтә.

Гөлләр шаулап чәчәк атсын, яфраклары сәламәт булсын өчен аларга өйдә ясалган гап-гади ашлама сибәргә киңәш ителә.

Кирәк булачак: 10 грамм чи чүпрә, 1 аш калагы шикәр комы, 1 литр җылы су.

1. Чүпрәне суда эретергә һәм шикәр өстәп болгатырга. Ким дигәндә, 2 сәгать тотарга кирәк.
2. Туклыклы катнашманы 1:5 исәбеннән су кушып болгатырга.
3. Үсентеләрне көзен һәм кышын айга бер тапкыр, ә язгы-җәйге чорда 10 көнгә бер тапкыр әлеге ашлама белән тукландырырга кирәк.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/t%D3%A9rled%D3%99n-t%D3%A9rle-ni-t%D3%A9rle/cupra-gollarne-cacak-attyra

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса