Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чулпан Садыйкова: «Күңелеңне бирсәң кайда да эшлисең»

Кеше кайда гына эшләсә дә эшен яратып башкарырга тиеш дип уйлыйм мин. Бер эшнең дә ояты юк. Кайсы гына һөнәр иясе булсаң да һөнәреңне кабул итә белергә кирәк.

 Бөтен кеше дә космонавт та, очучы да, җитәкче дә булып бетә алмый. Анда да үз эшеңне белеп, җаваплы башкарырга кирәк. 
Бүгенге язмамны мин мәктәп елларыннан ук сыер савучы булып эшләүче, тырыш, уңган авылдашым Чулпан Садыйковага багышларга булдым. Әлеге хезмәт белән шөгыльләнүчеләр күпме кешеләргә файда китерәләр бит дип уйланып куйдым. Чыннан да, сөтне саугач, аннан ничәмә-ничә төрле ризык ясап була. Хәзер дә сөт белән мәтрүшкәләр салып, тәмләп чәйләр эчәбез, туңдырмалар, эремчеген, маен ясыйбыз. Андый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Уйларга бирелеп утырдым да Чулпан апага ияреп фермага – аның эш урынына юл алдым. Күп еллар күрешмәгән кебек рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә бардык.
– Эшемә яратып киләм, күңел биреп эшлим, сөенә-сөенә өемә кайтам, – ди Чулпан апа үзенең эше турында. 
Чулпан апаның әти-әнисе дә гомере буе колхозда эшләделәр, үз эшләренә бирелеп, яратып, чын хезмәт белән көн күрделәр. Балаларын да шулай тәрбияләргә тырышты алар. 
– Кечкенә вакытта да мин әллә ни хыялларга бирелеп, зур планнар кормадым. Әти-әниемнең авыл җирендә эшләвен күреп үскәч, шуннан да яхшырак һөнәр юк кебек иде миңа. Райондагы һөнәр училищесына повар һөнәрен үзләштерергә керсәм дә, аннан да кире кайттым: авыл тартты мине. Кечкенәдән әти-әнигә ярдәм итеп үстем. Савымчы булып эшләүче әниемә сыерларын  саварга булыша идем,  – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем.

Эш дип җан аткан, туган колхозы, районы, республика өчен көч түккән, файда китергән гади кешеләрнең хезмәте тиешенчә бәяләнүенә дә сөенеп куйдым. Айга ике тапкыр хезмәт хакы алалар икән.
Бер «коровник»та берүзе сыер сава Чулпан апа. Ниһаять, бар эшләрне җайлап бетергәч, сыер саварга кереште ул. Өстендә халат, башында яулык. Башта сыерның имчәкләрен юдырды. Аннары аппаратны махсус торбага тоташтырып, дүрт «суырткыч»ны сыерның имчәкләренә акрын гына кигертте. 
– Аппаратны тотып торсаң, яхшырак, сыер төбендә тезләнеп утырып аяклар ара. Торбалар аша үткән җылы сөт кулга сизелә. Савым тәмамланганны да шул торбалар аша карап беләсең, сөт агымы кими башлый, – ди. Кыскасы, сыер саву берничә этапны эченә алган үзе бер хезмәт дисәң дә ялгыш булмас. Дүрт аппаратын кулына тотып, әле берсенә, әле икенчесенә каптырып, 3 сәгать эчендә 70 сыерны савып та чыкты.
– Күңелеңне бирсәң кайда да эшлисең ул. Авылны, терлекләрне яратканга шушы хезмәткә алынганмындыр инде. Бүген сыер савучы һөнәре элеккеге белән чагыштырганда, бик күпкә үзгәрде, – ди ул, сөенеп. 
Ачуланып, “башка эшкә килмим” дип сөйләнгән вакытлары булмаган аның. “Фуражны, азыкны техника кертә, сөтне дә чиләк белән ташымыйбыз, торбалардан ага”, – ди.
Һәр терлегенә исем дә кушкан: Зорька, Кашка, Йолдыз, Шомырт, Алма, Әкрен...  «Исемнәрне җисеменә, акылына карап сайлыйм», – ди. Кайсы бик сабыр, сөтле була, кайсы сабырсыз, сәбәпсезгә мөгри, тик тормый, йә сөт саву аппаратының шлангасын мөгезе белән тартып чыгара. Сыерлар типмәсен өчен савым вакытында алгы аякларын бәйләп куя икән. 
Чулпан ханым бик уңган, җитез шул. Аның эшләвенә күз иярми. Үзе эшли, үзе минем белән сөйләшә. Быел сыер савучы булып эшләвенә дә 20 ел икән.
– Декабрь аенда 90  тананы савым аппаратына ияләштергәндә, бик рәхәт булды дип әйтмәс идем. Курыкмасыннар, сөтләре югалмасын өчен алар белән җайлап кына сөйләшеп саудым, – ди ул. – Хезмәтемне, тырышлыгымны күреп бәяләүче җитәкчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм, – ди Чулпан апа. 
«Умная ферма»сында 8 сыер савучы арасыннан Чулпан апа иң яшь сыер савучы икән. Коллективның дус, тату эшләве дә бик сөендерә. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Ферма мөдире Илдархан Гыйлемханов  һәрберсенең эшен күзәтеп, киңәшләрен биреп, ярдәм итә. Чулпан апаны да мактап, үзенең фикерләре белән бүлеште: 
– Чулпаныбызга тиңнәр юк. Ул – үз эшенең остасы. Бүгенге көндә тонна ярым сөт сава, афәрин, – диде мөдир. 
Бер-берсенә ярдәм итеп, киңәшләшеп эшләгән хезмәттәшләре Гөлнар Кәримова, Фәния Ярмөхәммәтова, Рузилә Кәримова да аны хөрмәтләп телгә алдылар. 
–Бүгенге көндә мин бик бәхетле. Аллага шөкер, шәһәр тормышында яшибез: өебезгә газ, су кергән, керне автомат машина юа. Балаларым атна саен кайтып, ярдәм итеп торалар. Исәнлек кенә булсын, – дип сүзен йомгаклады Чулпан апа.
Әйе, Чулпан апа кебек тыйнак һәм уңган кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Аңа эшендә уңышлар телибез!

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса