Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чөгендерне кайчан сирәкләргә?

Әгәр яңгыр булмаса һәм көннәр эссе торса, сирәкләүне кич белән үткәрергә, моңа кадәр түтәлне яхшылап сугарырга кирәк

Чөгендерне кайчан һәм ничек сирәкләргә?

  • Май ахыры – июнь башы чөгендерне беренче тапкыр сирәкләү өчен иң кулай вакыт. Әмма бу орлыкларның кайчан чәчелүенә дә бәйле, дип яза «Интертат».
  • Беренче сирәкләүне үсемлектә беренче пар чын яфраклар барлыкка килгәч башкаралар. Үсентеләр арасында 5 сантиметрга кадәр ара калдырырга кирәк. Икенче тапкыр дүртенче яфраклар чыккач сирәклиләр. Аралык сортка бәйле: түгәрәк тамыразыклы сортлар өчен – 8 сантиметрга кадәр, озынча сортлар өчен – 12 сантиметрга кадәр.
  • Бу эшне болытлы көндә яки яңгырдан соң башкару иң яхшысы. Хәзер моның өчен бик уңай вакыт. Әгәр яңгыр булмаса һәм көннәр эссе торса, сирәкләүне кич белән үткәрергә, моңа кадәр түтәлне яхшылап сугарырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса