Чит балалар булмый
Бүген әллә көз булганлыктан, әллә күңел тулганлыктан күңел халәтемнең моңсуланган чагы. Үткәннәргә кире кайтып, әти-әнине, туганнарны, сабый һәм балачакларымны тагын бер кат барлап алдым да, шул елларны сагынып утырып еладым.
Миңа 3 яшь вакытта әниебез үлеп китте. Әтиебез 4 бала белән бер ялгызы утырып калды. Иң олыбызга 9 яшь иде. Иң кечкенәсе мин булдым. Әти безгә җил-яңгыр тидерми, авыр булса да зарланмый, бер үзе генә бер ел тәрбияләде. Соңыннан туган апасы ялгыз яшәү кыен икәнлеген аңлатып, күрше авылдан Җәмилә апаны хатынлыкка димләде. Җәмилә апа бер мәртәбә дә кияүдә булмаган кыз иде. 4 бала өстенә курыкмый ул әтиебезгә кияүгә килде. Без аннан башта читләштек, артыгын сөйләшмәскә тырыштык.
Көннәрнең берендә әтиебез авырып китеп, аны хастаханәгә алып киттеләр. Шул вакыт без 4 кошчык Җәмилә апа кулында утырып калдык. Мал-туар күп, кош-кортларның саны юк. Җәмилә апа барысына да өлгерергә тырыша иде. Әле безне дә ашатырга, хәстәрләргә кирәк ич.
Без аны яратып бетермәгәнлектән булышырга да, ярдәм итәргә дә атлыгып тормадык. Шул чак олы апабыз безнең барыбызны җыйды да:
-Туганнарым минем, мин аңлыйм, Җәмилә апа безгә чит кеше. Шулай да ул безнең белән бер түбә астында яши, әтиебезгә терәк, безгә дә караңгы чырай күрсәтми. Ашарыбызга пешерә, керләребезне юа, кеше янына пычрак кием- салым белән чыгармый, безне үз балаларын яраткан кебек бар күңел җылысын бирергә тырыша. Без аны яратмаганга ул гаепле түгел. Ул бит начар кеше түгел, бары аны кабул итә алмаганлыгыбыз гына аны безгә әшәке итеп күрсәтә. Минем сезгә бер үтенечем бар, күрәсезме, аңа бик читен һәм авыр. Эш күп, әти авырта, ә без 4 бала көннәр буена аңа бер эшендә дә ярдәм итми, кул кушырып утырабыз. Булышыйк без аңа, яратыйк без аны. Безнең үзгәрүне күреп аңа да җиңелрәк булып китәр. Үз әниебез булмаса да, әйдәгез, аңа әни дип дәшәргә өйрәник, диде.
-Бу сүзләрне ападан ишетү авыр булса да, күңел ачу-нәфрәт белән тулса да , без аны дөрес аңларга тырыштык.
Икенче көнне иртән торуыбызга Җәмилә апа күп итеп мичтә коймаклар пешереп, бәрәңге шәңгәсе әзерләп куйган иде.
Безне күргәч ул: “Тордыгызмы, балалар? Бик яхшы булган. Ничек хәлләрегез, кәефләрегез ничек, барыгыз юынып керегез дә ашап алырсыз. Кайнар көе генә тәмле ул ризык, суынгач тәме бетә, - диде. -Мин бүген район үзәгенә әтиегез янына барам, син Саҗидә минем белән барырсың иптәшкә, кайткач эшлисе эшләр күп, озак йөрмәскә булыр”, - дип миңа карап елмайды.
Без аның каршына тезелдек тә:
-Җәмилә апа, без сиңа әни дип дәшсәк ачуланмассыңмы? - дип сорадык. - Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, сине яратмавыбыз, чит күрүебез дә үзебездән тора. Без синең кадереңне, яхшылыгыңны күреп бетермәгәнбез, бүгеннән без синең һәр сүзеңне, тыңлап, һәрбер эшеңдә ярдәм итәчәкбез, - дидек тә дүрт бала дүрт ягыннан кочаклап алдык.
Җәмилә апа үксеп елап җибәрде.
-И-ии, балаларым минем, сез минем үземнекеләр булмасагыз да, минем өчен сез бик якын. Авырып киткән чакларыгызда да яныгыздан китми саклап чыгам, сезнең өчен борчылам, ут янам. Берегезгә дә начарлык теләмим, бәхетле булыгыз. Чит балалар булмый алар, шуны аңлагыз сез, - диде.
Шул көннән соң без бер гаилә кебек яши башладык. Әти бу күренешне күреп сөенеп туя алмады. Бер елдан соң әниебез кыз бала алып кайтты. Без аны бик яратып, тәрбияләп үстерештек.
Әни гел әйтә килде: “Балалар, бер-берегезне чит күрмәгез, дус, матур яшәгез. Иң мөһиме - аралашудан туктамагыз”, - диде.
Инде әти-әни бакыйлыкка күчтеләр. Ә без туганнар аралашып, дус-тату булып кунакларга йөрешеп яшибез.
Чыннан да олы апабызның сүзләрен тыңлап, үз хатабызны вакытында төзәтеп, әниебез урынына калган Җәмилә апабызны хөрмәт итеп яшәвебез өчен бүген дә туганыбызга рәхмәтлебез.
Саҗидә Рәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia