Чыршы кисмә, сатып ал... арзангарак төшәр
Ясалма чыршы белән йортыгызны бизәвегез хәерлерәк.
Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Балык Бистәсе муниципаль районында ылыслы агачларны законсыз кисү һәм сату фактларын булдырмау максатларында, 2020 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә “Чыршы” оператив-профилактик чарасы үткәрәләр.
Аның кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районы торак пунктларында законсыз киселгән ылыслы агач һәм башка агач токымнарын сату урыннарын ачыклауга юнәлтелгән рейд һәм башка чаралар уздырылачак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге тагын бер кат район халкына агачларны рөхсәтсез, мөстәкыйль рәвештә кисүнең закон тарафыннан тыелуын искәртә. Моның өчен Россия Федерациясе законнарында административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Сүз уңаеннан, агачны законсыз кискән өчен гражданнар 3 меңнән алып 4 мең сумга кадәр штрафка тарту каралган. Вазыйфаи затларга – 20 дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный. Шулай ук хокук бозучы, китерелгән зыянны да капларга тиеш була. Монда киселгән агачның озынлыгы зур роль уйный. Әйтик, ике метрлы чыршы өчен 12 мең сум түләргә туры киләчәк. Агачның рәсми бәясе 5 мең сумннан артык дип табыла икән,хокук тәртибе бозучы җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин.
Шуңа да йортыңны ясалма чыршы белән бизәвең хәерлерәк. Тере чыршы, яки наратны кулайрак күрәсең икән инде, чыршы базарына юл тот.
Яңа ел бәйрәмнәре башланыр алдыннан Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре һәм башка оешмалар тарафыннан, ел саен бу максатлар өчен махсус үстерелгән чыршы, нарат агачлары сату оештырыла. “Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгы халыкка, решмаларга сату өчен 100 данә чыршы, нарат агачлары әзерләп куйган инде. Бәяләре озынлыкларына карап 264 сумнан башлана. Чыршы базарларында урамнарда оешма бинасын, яки йортыгызны бизәргә ылыслы агач сатып алсыз икән, сатучылардан тиешле документлар (накладнойлар, чеклар һ.б.) алырга онытмагыз. Тикшерү чаралары үткәргәндә аларны эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә күрсәтергә кирәк булачак.
Әгәр ылыслы һәм башка төр агачларны законсыз кисү һәм сату фактлары турында мәгълүматыгыз бар икән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенә (2-21-02 яки 02 телефоннары) мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.
Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.
Уртага:
Чыршы Яңа елның символы, йортларыбызның төп бизәге. Купшы урман кунагы хуш исен таратып бәйрәм рухы тудыра. Без аны ел буе сагынып көтеп алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа