Чыршы, чыршы без сине, сагынып көттек ел буе
Яңа ел бәйрәм көннәрендә балалар һәм мәктәп укучылары өчен дә төрле кызыклы чаралар каралган.
Бүген менә район мәдәният йортында балалар өчен мультфильм күрсәтә башладылар. Ул “Снежная королева” дип аталды.
Мультфильм караганнан соң мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга “Чыршы бәйрәме” оештырды. Әкият геройлары белән бергәләп сабыйлар биеделәр, җырладылар, уеннарда катнаштылар.
Чарадан фоторепортаж.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа