Чулпан йолдыз сулды, сүнде.....
Киттең син ашыгып...
Гаиләбез авыр, кайгылы көннәр кичерә. Дәрьяларга салсак та хәсрәтебез кимемәс, җан газабы үтмәс сыман. Үз бәхетен тапкан, балаларын сөеп тигез гаиләдә, тормыш яме белән яшәгән сөекле кызыбыз Чулпан Рәхимова каты авырудан тернәкләнә алмый дөнья куйды. Язмышның ачы сынавы безне ут-суларга салды. Кызыбызның мәңгелеккә күз йомуына, оныкларыбызның әнисез калганына әле һаман ышана алмыйбыз. Бу көннәрдә безгә кушылып табигать тә елый күк. Соңгы юлга озатырга авылдашлар күп килде. Туганнар, дуслар һәрчак яныбызда булды. Күрше-тирә, кызыбызның классташлары да кайгыбызны уртаклаштылар. Газета аша барчагызга да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Беркемгә дә бала хәсрәтен күрергә язмасын икән. Сау-сәламәт булыгыз, кайгы җиле ишек какмасын.
Гөлнур-Нурислам Имаметдиновлар.
Яңа Сала авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа