1 апрельдән республикада чистарту икеайлыгына старт бирелде. Шушы ике көндә министрлыкка халыктан 11 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Көннәр җылыту белән, теләсә кайда калдырып киткән чүпләрне җыясы гына түгел, аның өчен җавап та бирәсе була әле. Май аеннан чүпне юл читенә ташлап калдыручы машина йөртүчеләрне дә махсус камералар төшерә башлый.//Ватаным Татарстан//
Бу хакта кичә Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
- Чистарту икеайлыгы башланды гына әле. Район башлыгы буларак бу эшемне башкарсам да, министр вазифасында беренче тапкыр катнашуым. 2018 елның Волонтерлар һәм ирекле ярдәм итүчеләр елы дип игълан ителүе дә ярдәмгә килә. Төрле экологик чараларда без яшьләргә өметләнеп торабыз, - ди министр. - 2017 елда "ЧИСТАБУЛАЧАК" яшьләр хәрәкәте республиканың 26 районында үз эшен җәелдереп җибәргән иде. Быел исә бу эш барлык районнарда да башкарылачак. 14-15 апрель көннәренә яшьләр өчен "Экояз" дип аталган форум да узачак.
Яңа министр эшне тиз тотарга исәпли. "Казан - иң чиста шәһәрләрнең берсе. Икеайлык вакытында республиканың барлык экология оешмалары көчәйтелгән режимда эшли. Төп юнәлеш - санкцияләнмәгән чүплекләрне юкка чыгару. Шәһәрләр генә түгел, районнар да контрольгә алына", - диде Александр Шадриков.
Чүпне кеше күрмәгәндә генә ташлап котылып булмас, мөгаен. Экологлар тәртип бозучыларны су өстендә дә, тимер юл транспортында да, хәтта һавадан да күзәтәчәк. Җәяүлеләр турында әйткән дә юк инде. Әле шушы инспекторлар янәшәсенә "Халык контроле" порталы активистлары да кушыла. 2017 елда чистарту икеайлыгы кысасында республикада 10 меңнән артык тәртип бозучы штрафка тартылган. 1 мең 746 санкцияләмәгән чүп ташлау урыннары табылган. Икеайлык тәмамланганда шуларның 1 мең 632сен юкка чыгарганнар.
Экологларга ияреп, үземнең дә рейдка чыккалаганым бар. Кешеләрнең ваемсызлыгына, тирә-якка булган битарафлыкка шаккатасың. Юл кырыйларында өем-өем көнкүреш калдыклары калдырып китәргә дә кыенсынмыйлар. Штрафтан курыксалар гына инде. Бу сумма физик затлар өчен - бер меңнән ике меңгә кадәр, юридик затларга 100 - 250 мең сум тәшкил итә. Тәртип бозуның төренә карап, бу сумма үзгәрергә дә мөмкин. Әйтик, юридик затлар штраф кына түләп котыла алмаска, үз эшләрен 90 тәүлеккә туктатып та торырга мөмкиннәр.
Мәктәп укучыларының, актив кешеләрнең экологларга ярдәм иткәнен беләбез. Алар министрлыкка фото, видеосурәтләр дә җибәреп торалар. Шулай ук тиешсез урынга чүп ташлаган машина йөртүчеләр турында да хәбәр салалар. Быел бу ярдәмчеләр сафына студентлар да кушыла ала. Алар өчен махсус кызыксындыру чаралары да уйлап табылган. Иң активларына призлар да биреләчәк, ди министр.
Шушы көннәрдә генә экология инспекторларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 16 машина ачкычы тапшырды. "Бу автомобильләргә тиешле җиһазлар куелган. Инспекторлар урында ук беркетмә төзеп бирә алалар, - ди Александр Шадриков. - Без быел районнарга зур игътибар бирәчәкбез. Зиратлар, парк-сверлар белән беррәттән, юл кырыйларындагы коймаларны пычрактан арындыру, аларның төзеклеген тәэмин итүне дә максат итеп куябыз. Иң чиста районны балалар мәйданчыгы белән бүләкләргә ниятлибез. Приз шәһәрләргә - өч, районнарга ике номинация буенча биреләчәк. Авыллар турында да уйлыйсы бар.
Александр Шадриков, чистарту мәсьәләләреннән тыш, Иделне савыктыру программасына да тукталды. "Без Россия Экология министрлыгы белән сөйләшүләр алып барабыз. Федераль һәм республика бюджетыннан акча күчәргә тиеш. Елга буйларын ныгыту эшләрен дә дәвам иттерәбез. Безгә сулыкларны чүптән арындырырга кирәк. Ярларны ныгыту программасы өч елга исәпләнгән. Шул вакытка без барлык эшләрне төгәлләргә тиеш. Бишбалта күленә килгәндә, әле бер көн элек кенә биредә киңәшмә булды. Бу җирдә зур эшләр башкарылган, киләчәктә нишлибез, дигән сорау туган. Җавап әзер, эшлибез", - ди министр.
Экологлар республика халкын өмәгә чакыра. Иң актив гаиләне дә билгеләргә исәпләп торалар. Моның өчен эшләгән эшләрне #эковесна2018 хештегы белән интернеттагы социаль челтәрләргә урнаштырып барырга кирәк булачак. Иң актив кешеләр бүләкләр алса, җиңеп чыккан гаиләне Кырымга ял итәргә юллама көтә.
Гөлгенә ШИҺАПОВА.
фотоmo-smr.ru
http://www.tulachi.ru/tt/the-news-tat/item/10850-chүpne-yul-chitenә-tashlap-kaldyiruchyi-mashina-yөrtүchelәrne-mahsus-kameralar-tөsherә-bashlyiy.html
Нет комментариев