Әчкән килеш руль артына утырма
***
Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе белдерүенчә, Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүчеләр Н.Г. Фәттахов, Р. Р. Хәйруллин,
Р. Г. Гәрәев, И. А. Дасов ( Казан шәһәрендә яшәүче) исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен инспекторлар тарафыннан тоткарлана. Бу фактлар (Н.Г. Фәттахов, Р. Р. Хәйруллин тикшерүдән баш тарталар) медицина тикшерүе белән расланган. Балык Бистәсе муниципаль районы җәмәгать суды карары белән Н.Г. Фәттахов, Р. Р. Хәйруллин, Р. Г. Гәрәев
И. А. Дасов 1 ел да 6 ай транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа