Чәк-чәк” анимация студиясе “Күчтәнәч”, “ШаянТВ” балалар тапшыруында да катнашып кайттылар.
Күптән түгел генә газета битләрендә Рамил Имамов җитәкчелегендә эшләп килүче “Чәк-чәк” анимация студиясе, аның ирешкән уңышлары турында язып үткән идек.
Биш ел элек эшчәнлеген башлап җибәргән әлеге студия һәрвакыт игътибар үзәгендә булды, республикада танылырга өлгерде. Хезмәте турында телевизион тапшырулар ясадылар, төрле республика матбугатларында яздылар. “Күчтәнәч”, “ШаянТВ” балалар тапшыруында да катнашып кайттылар.
Шушы көннәрдә алардан тагын бер сөенечле хәбәр килде. “Милли мультfest” республика балалар кинофестиваленең зона турында катнашып татар телендә ясалган “Су анасы” һәм “Шүрәле” анимацион фильмнары финалга узды. “Әлеге чара Казан шәһәре “Мир” кинотетрында үтте. Аны Зөлфәт Зиннуров һәм аның кызы Зәлия алып бардылар. Жюри составында Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультеты профессоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин, ООО “Татармультфильм”ның төп режиссёры Сергей Киатров, DALINA graphics cтудиясенә нигез салучы Айнур Давлетов, “Сәмрух” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Артур Нәбиуллин һәр эшне энә күзлегеннән тикшерде. Үз бәясен бирде. Финалга үтүебез белән без бик сөендек. Укучыларымның самими фантазияләре, идеяләре сокландыргыч. Әз генә этәргеч булсын, шундый шаккатмалы мультфильмнар эшлиләр. Бердәмлектә - көч, дигәндәй, безнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу,- дип сөйләде Рамил Имамов.
Әлеге кинофестиваль турында инстаграмм битләрендә шактый гына фикерләр язылды. Алар нәкъ менә безнең район “Чәк-чәк” анимация студиясе турында иде. Шуларның берничәсен язып үтәбез. “Карагыз әле Балык Бистәсе егетләре нинди мультик ясаган! “Чәк-чәк” студиясе. Милли мультфест республика балалар кинофестивале дәвам итә. Бүген Казан зонасы катнашучылары ярыша”,- дип язган «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова үзенең инстаграм аккаунтында. Район яңалыкларын яктыртып баручы “Моя Рыбная Слобода” инстаграм аккаунтында – “Безнекеләр белән горурланабыз” дип ассызыкланды. “«Шүрәле» мультфильмы сценарий буенча бик яхшы мисал. Мульфильм ахырында куелган клибы, сюжет борылышы яхшы эшләнелгән. Залдагылар да ул мизгелләрен елмаеп карадылар”,-дип сөйли жюри әгъзаларының берсе инстаграмга куелган видеода.
Ә без үз чиратыбызда “Чәк-чәк” анимация студиясенә фестивальдә җиңү яулавын теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа