Чизкейк
Астына 200 гр.печенье+100 гр.сыер мае.Печеньены блендер белән вакладым һәм эретелгән май белән болгаттым.Формага салдым һәм тыгызладым да суыткычка куйдым. Эчлек: 200 гр.эремчек (минеке 9 %лы), 100 гр.сметана (20%лы), 200 гр.йогурт, тәменчә песок (мин 2 кашык сахар.пудра салдым), 20 гр.желатин, 60 мл.сот. Эш башланганчы желатинны 50 мл.салкын суга эрергә салып куйдым.Эремчекне...
Астына 200 гр.печенье+100 гр.сыер мае.Печеньены блендер белән вакладым һәм эретелгән май белән болгаттым.Формага салдым һәм тыгызладым да суыткычка куйдым.
Эчлек: 200 гр.эремчек (минеке 9 %лы), 100 гр.сметана (20%лы), 200 гр.йогурт, тәменчә песок (мин 2 кашык сахар.пудра салдым), 20 гр.желатин, 60 мл.сот.
Эш башланганчы желатинны 50 мл.салкын суга эрергә салып куйдым.Эремчекне иләк аша үткәрдем,шуңа сметана,йогурт салып болгаттым.Желатин әзер булгач,кайнар сөткә салып жебеттем.Бераз суынгач,эремчекле массага салып болгаттым.
Печеньены алдым һәм әзер массаны шуңа салдым.Кабат 1 әэг.тирэсе суыткычта тоттым.Масса катырга тиеш.
Желе өчен мин суыткычтан катырылган чия һәм кура жиләге сиропы кулландым.1 ст.сиропка 1 кашык желатин салдым.Башта желатинны 50 мл.салкын суда җебеттем.Аннары кайнар сиропка салып әреп беткәнче болгаттым.Суынгач теге масса өстенэ агыздым.2 сэг. сучткычка куеп тордым.
Бик тәмле дуслар.Сез дә ясап карагыз!!!
Автор Алина Сахипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев