Чия белән кабактан (кабачки) как коябыз
Инде тагын нишләтим икән бу чияне, дип баш ватасызмы?
Компоты кайнатылды, кайнатмасын әзерләнде. Хәзер как коярга вакыт. Моның өчен 1 кг чия, 500 г. яшь кабак, 200 г. шикәр комы кирәк булачак. Яшь кабакны әрчеп тормыйча вак кыргычтан үткәрергә, чиянең төшләрен алып, блендерда вакларга һәм сутын сыгарга кирәк.
Аннан соң чияне, кабакны һәм шикәрне бергә кушып болгаталар. Шикрә эреп беткәч, какны җәеп киптерергә куялар. Духовкада киптергән очракта, 80-90 градуста 6-7 сәгать вакыт кирәк булачак.
Ишеген азрак ачык калдырырга кирәклеген онытмагыз (һава йөрергә тиеш), дип яза Өмет.
Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/chiya-beln-kabaktan-kabachki-kak-koyabyz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа