Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чишмәләребезне саклау - барыбызның изге бурычы

 Бүгенге көндә бик еш кына  “Элек чишмәләрне карап-чистартып торалар иде, хәзер игътибар кимеде, авыл Советы ни карый икән?!”,  дигән сүзләр ишетергә туры килә.

 Бу сүзләргә карата күңелемдә күптән ризасызлык яши инде. Әби-бабаларыбыз элек авыл Советын көтеп тормаган бит, үзе белеп чистарткан, улакларын төзәткән. Моның өчен кеше рәхмәтен дә, акча да өмет итмәгән. Чөнки чишмәләрне төзек тоту, чистарту, тәрбияләп тору элек-электән изге эш, әҗер-савап саналган. Ә бабаларыбыз изгелек эшләүнең тәмен, рәхәтен белгәннәр. Шунысы куандыра, бүген ул традицияләр кире кайта.

Шушы көннәрдә авылыбыз уртасындагы чишмәне төзекләндерү эше башланып китте. Көн дәвамында, чишмәне урап алган агачлардан арындыру, чистарту эше алып барылды. Өмәдә беренчеләрдән булып килеп Наил Хәйретдинов, Үзбәк Мусин, Рәис Хөсәенов, Ринат Гәйнетдинов, Фәнил Вәлиев, Марат Туребаев, Газинур Кашапов, Илназ Гатиятуллин,  Динар Зиятдинов, Кәүсәрия Зыятдинова, Гөлүзә Ситдикова, Лилия Шәмсивәлиева хезмәт куйдылар. Өмәчеләрне казылык, сыр, тәмле сулар белән мөгаллимә, остабикәбез Гөлсинә Хәйретдиновага, ә бәлеш белән Равия Зарипова сыйлады. Барлык катнашучыларга, ризык пешерүчеләргә рәхмәтләребезне белдерәбез. Туган табигатебезне, чишмәләребезне саклау-барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын, күмелмәсеннәр! Аларны саклап, яңаларны тапсак, авылыбыз да яшәрер, матурланыр.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

Яңа Арыш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса