Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чирмешәндә элеккеге җитәкче үзенә премия язган өчен суд каршында җавап бирде

Муниципаль районның контроль - хисап палатасы рәисе Василий Зеленеев үзен һич кенә дә рәнҗетмәгән: бер елдан артык ул үз - үзенә яхшы хезмәте өчен премия язып барган.

Беренче тапкыр Василий Николаевич үзенә яңа, 2015нче елга аяк басканда бүләк ясый һәм декабрь аенда үз - үзенә премия бирү турында карар чыгара.
2015нче елның апрель аенда хисап палатасы рәисе кабат үз - үзен бүләкли. Август, сентябрь айларында да Василий Зеленеев законсыз рәвештә гаилә бюджетын тулыландырырга мөмкинлек таба, "нәтиҗәле, намуслы хезмәте һәм һөнәри уңышлары өчен" кулын куеп, "Контроль - хисап палатасы рәисенә премия язу турында" карарлар чыгара. Әмма, эш вакытын хисаплау табельләренә караганда, ул бу айларда я больничныйда булган, я эшкә килмәгән, димәк, үз вазыйфаларын башкармаган дигән сүз.
Василий Зеленеев үз гаебен таныган, алган акчаларын кире кайтарып биргән һәм район суды карары буенча аңа штраф түләргә туры киләчәк.
Чыганак: nashcheremshan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев