Җәмгыять
Чәчегез коеламы?
Гадәттә язын чәч коелучан була, моны чәчтарашта эшләүчеләр гадәти хәл, чәч коелырга тиеш, коелганы урынына икенчесе үсә, диләр. Яңара, димәк. Шулай да, чәчсез калабыз, дип курыксагыз, ара-тирә ул куркыта да... Менә бу төнәтмәне ясап карагыз.
Порошок итеп вакланган 1 балкашык кычытканга 1 стакан яңа кайнап чыккан су салып, 1 сәгать...
Гадәттә язын чәч коелучан була, моны чәчтарашта эшләүчеләр гадәти хәл, чәч коелырга тиеш, коелганы урынына икенчесе үсә, диләр. Яңара, димәк. Шулай да, чәчсез калабыз, дип курыксагыз, ара-тирә ул куркыта да... Менә бу төнәтмәне ясап карагыз.
Порошок итеп вакланган 1 балкашык кычытканга 1 стакан яңа кайнап чыккан су салып, 1 сәгать төнәтеп сөзегез. Чиста чәчне шушы төнәтмә белән чылатып, 30 минут - 1 сәгать тирәсе тотыгыз да чәчегезне чайкагыз. Төнәтмәне берничә ай дәвамында атнага 1-2 мәртәбә кулланырга кирәк.
Табиб белән киңәшсәгез дә начар булмас.
фото youtube.com
http://www.atnya-rt.ru/ru/the-news/item/17597-chәchegez-koelamyi?.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев