Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәмнәребез ямен фаҗигаләр бозмасын

 Статистика буенча республикада декабрь-гыйнвар айларында   янгын чыгу очраклары арта.

 Бигрәк тә бәйрәм  көннәрендә ут-күзгә бәйле фаҗигаләр еш кабатлана. Янгын чыгып бәйрәмнәрнең ямен җибәрмәсен өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк соң? Бу соравыбызга җавап бирүен сорап  128 нче янгын-коткару часте начальнигы Альмир Шәфигуллинга мөрәҗәгать иттек.

-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән республика территориясендә 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварена кадәр янгынга каршы махсус  режим кертелде. Бу чорда  куркынычлылык буенча 1-3 класстагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метрга кадәр; торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метр ераклыкка кадәр территорияләрдә куллану тыела.

Бәйрәм чараларын оештыручылар 4 һәм 5 класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану урыннарын Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР  буенча идарәсенең Алексеевский һәм Балык Бистәсе районнарындагы  күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлеге районара бүлеге белән килештерергә, Татарстан Республикасы буенча "Янгын сынау  лабораториясе" федераль янгынга каршы хезмәтнең суд-эксперт учреждениесе”ннән заключение алырга тиешләр.

 Авыл җирлеге башлыкларына район башкарма комитеты карары белән расланган пиротехник эшләнмәләр җибәрү мәйданчыкларын пиротехника кулланганда куркынычсызлык чаралары буенча инструкцияләр язылган  стендлар белән җиһазларга; торак пунктларга, объектларга, йортларга, янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларына илтә торган юлларны, шулай ук янгын гидрантларын үзвакытында кардан, боздан чистартып торуны оештырырга тәкъдим итәбез.

 Яңа ел чыршысы тотрыклы нигездә, стенадан, түшәмнән кимендә бер метр ераклыкта  урнаштырылган булырга һәм бинадан чыгу юлына киртә булмаска тиеш. Чыршыны  бары тик сертификатлы электр гирляндалары һәм иллюминацияләр белән генә бизәргә кирәк.

Бәйрәм чаралары уздырыла торган биналар беренчел янгын сүндергеч чаралары белән җиһазландырылган булырга тиеш, аларда кимендә 2 эвакуация чыгу ишеге булу шарт.

Бәйрәм көннәрендә гражданнарыбызга да көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк әлбәттә.Кызганычка каршы, озакка сузылган яллар вакытында гражданнарыбыз гади генә кагыйдәләрне дә онытып җибәрәләр шул.  Мичләрдән, электр ярдәмендә җылыту приборларыннан, башка электр җиһазларыннан файдаланганда  саклык кагыйдәләрен үтәү мөһим. Төзек булмаган мичләрне ягу, артык кыздыру янгыннарга сәбәп булырга мөмкин. Шулай ук  ватык электр приборлары, тузган электр үткәргечләре дә еш кына фаҗигаләргә китерә. Бу чорда балаларны да караучысыз калдырырга ярамый. Алар  ут, шырпы белән шаярып ут-күз чыгарырга мөмкин.Ә исерек хәлдә тәмәке тартып янгын чыгаручылар күпме булды. Бу җәһәттән, социаль яклау бүлегенә җирле үзидарә, янгын- коткару часте хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр яши торган йортларны, фатирларны янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүне оештыру сорала.

Көтеп алган бәйрәмебезнең ямен   фаҗигаләр бозмасын дисәк, югарыда телгә алынган кагыйдәләрне үтәгез, хөрмәтле райондашлар!

Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса