Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм уңаеннан Илдар Таҗетдинов котлавы

6 ноябрь көнне без республикабызның төп бәйрәмен - Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәбез.

Конституцияне кабул итү Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга булды. Татарстан Конституциясенең принципиаль нигезләмәләре дистә еллар дәвамында үзгәрешсез кала. Бүген горурлык белән әйтә алабыз: Татарстан Республикасы Конституциясендә игълан ителгән хокукый идеаллар һәм әхлакый кыйммәтләр,  куелган максатлар  вакыт сынавын уздылар, үзләренең тормыш перспективаларын исбатладылар.

Безгә Татарстанда – күпмилләтле, имин республикада яшәргә насыйп булды. Без барыбыз да, динебезгә, милләтебезгә, яшебезгә һәм тормышта сайланган һөнәребезгә  карамастан, ил һәм республика тарихын хөрмәт итүче һәм аның иҗади киләчәгенә ышанучы бердәм халык. Республикада авыллар, шәһәрләр төзекләндерелә, яңа социаль объектлар төзелә. 

Татарстан Республикасы Конституциясе - гражданнарның хокуклары һәм ирекләре гаранты. Анда беркетелгән кануннар  җирле үзидарәләрнең үсешенә һәм һәркемнең иминлегенә нигез булып торалар.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, республикабыз һәм районыбыз   үсеше өчен хезмәтегездә уңышлар телим.

 

Илдар Таҗетдинов,

муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса