Бәйрәм көннәрендә нинди һава торышы булачак?
Гадәттә, хатын-кызлар бәйрәмендә буран котыра.
8 Март бәйрәмендә һәр елны бураннар дулавына күнеккәнбез инде. Быел хатын-кызларыбыз бәйрәмендә синоптиклар нинди һава торышы вәгъдә итә соң?
Синоптиклар фаразлавынча, 5 мартта көчле кар явуы көтелә. Һава температурасы көндез -1 градус, төнлә -6 градус салкын булачак. Якшәмбе, 6 мартта, кар явуы дәвам итәчәк. Урыны белән көчле кар явачак.
Кыш китәргә ашыкмый әле. Һава температурасы көндез -6, төнлә -11 градуска кадәр салкын торачак. Ә менә алдагы көннәрдә тагын да салкынрак булачак — көндез -7, төнлә -18, урыны белән 20 градуска кадәр суытачак.
Сак булыгыз, юлларда бозлавык булуы ихтимал.
https://kiziltan.ru/articles/budni/2022-03-03/b-yr-m-k-nn-rend-ava-toryshy-nindi-bulachak-2713578
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа