Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Быелгы бал уңышы ничек? Балык Бистәсе умартачылары үз фикерләрен җиткерә

Менә умартачыларның да “чебеш санар” вакытлары килеп җитте. Бу көннәрдә алар яңа бал аертырга керештеләр. Берәүләр профессиональ дәрәҗәләрен саклый калган хәлдә әлеге сезонда да мул бал алуга өметләнсәләр, бал азлыгына зарланучылар да юк түгел. Әйдәгез, дистәләгән еллар дәвамында умартачы исемен йөртүчеләрнең үзләре аша кайбер сорау-кызыксынуларыбызга ачыклык кертик.

Роберт Габделкәбиров (Иске Арыш авылы):

  - Быел бал күләме узган елның яртысы гына булыр ахрысы. Уртача һәр умартага 31 килограмм чамасы бал җыйды кортлар. Корпус,магазиннарны аертып бетердек. Алдан юкәдән җыйган иделәр, менә хәзер рапс балы җыю башланды. Бал азлыкның сәбәбен чәчәкләрнең серкәләнә алмавыннан күрәм. Алдан көннәр салкын торды, хәтта корт аерулар да аз күзәтелде бу сезонда. Инде кышкы чорга кортларның үзләренә запас әзерләү вакыты килеп җитте дисәк тә була. Бал бәясе очсыз булыр диеп уйламыйм. Шәһәрләрдә килограммын 1800 сумнан сатучылар күренә башлады. Коллегалар авыл җирлекләрендә 1500 сумнан да ким булмас дигән фикердә.

Зөфәр Газизов (Югары Тегермәнлек):

  - Чагыштырмача  бал азрак күренә. Май, июнь аендагы салкыннар кортлар өчен бик уңышлы булмады. Менә июль аенда гына  нәтиҗәле эшләп алдылар. Якын -тирәдә бал җыярлык чәчәкләр булмады,юкә сәер генә чәчәк атты ул быел. Нигездә, безнең умарталыкның кортлары донниктан җыйдылар, бүген исә, люцернаның икенче укосыннан алу башланды. Бал бәясе 1500 сумнан да ким булмас диеп уйлыйм. Бүгенге көндә шул бәядән сата башладым.

Габдеразак Мингалиев (Масловка):

- Әле нәтиҗә ясарга иртәрәк дип уйлыйм.Чөнки бал җыю, бал аерту процессы дәвам итә. Һәр елның үз үзенчәлекләре бар. Елына икешәр тонна бал алган чакларым булды. Быелга килгәндә, контроль үлчәүдәге умарта 50 килограмм артым күрсәтә. Көчле семьялар магазиннарын тулысынча тутыра алдылар. Әлеге сезон шунысы белән үзенчәлекле, алдан салкыннар булу сәбәпле,  бал җыю июльдә генә башланды. Барыбер дә, сөенер уңышыбыз, канәгатьләнерлек нәтиҗәләребез булыр дигән өметтә калам.

Юныс Гыйльмеханов (Яңа Арыш авылы):

-  Әллә ни зур бал продукциясенә өметләнә алмыйм. Чөнки  бүгенге көнгә кадәр кортлар кыш запасы туплау, ягъни умартаның аскы өлешенә бал җыюга көчләрен сарыф иттеләр. Безнең умарталык янәшәсендә бал бирү чыганаклары булмау сәбәпле, кортлар быел балны, нигездә, юкәдән тупладылар. Бүгенге көндә актив очулары күзәтелсә дә, алып кайткан продукцияләре бик үк мактанырлык түгел. Шулай да кышка җитәрлек запас белән, ышанычлы өметтә керербез дип уйлыйм.

Азгар Хәмәтшин (үз үтенече буенча исеме үзгәртелде, Балык Бистәсе):

  - Бал бар дип тә, юк дип тә әйтеп булмый әлегә. Бүгенге көнгә аертканнан чыгып сүз йөрткәндә, узган елның өчтән берен алдым. Тик бу көннәрдә люөерна икенче катка чәчәк ата башлады.Артым күзгә күренеп үлчәүне баса. Димәк, узган елның яртысы булыр дип өметләнәм. Алдагы көннәрдән күп нәрсә торачак. 80 умартаның яртысыннан диярлек магазиннарны аертырга өлгердем. Бүгенге көндә бал сата башладым. Үз клиентларым бар, шулай булгач товарны урнаштыруда бер елны да проблема туганы юк. Бәя мең ярым сум чамасы. Бер бай клиентым 1800 дән алып китте. Балың сыйфатлы булса, сорау була аңа.

Тагын берничә «атаклы» умартачы белән әңгәмә корып алдык. Барысы да бер авыздан югарыдагы умартачыларыбыз яңгыраткан фикерләрне кабатладылар. Менә шулай, төбәкнең бал мәсьәләсендәге вәзгыяте быел балның аз, бәясе югары булачагына ишарәли булса кирәк. Тик табигатьнең тиңсез даруына акчасын кызганмый халык. Бал сатып алырга җыенган, йә булмаса инде запасланырга өлгергәннәрнең фикере әнә шундыйрак.

 

Вазыйх Фатыйхов.

фото1zoom.me

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса